Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Су басуда зыян күргән Крымскиның түрәләре кулга алынган


Крымскида йогышлы авырулар таралмасын өчен укол кадыйлар. 10 июль 2012

Крымскида йогышлы авырулар таралмасын өчен укол кадыйлар. 10 июль 2012

Краснодар өлкәсендә су басуда күп зыян килгән Кырым районы түрәләре кулга алынган. Алар арасында Кырым районы һәм шәһәре башлыклары Василий Крутько, Владимир Улановский, районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Виктор Жданов бар. Бу хакта Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерде.

Кешеләр күпләп үлгәнгә “вазифага салкын карап ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү” матдәсе нигезендә җинаять эше тикшерелә.

Рәсми мәгълүматларга күрә, Краснодар өлкәсендә су басып 170тән артык кеше һәлак булды, шуның эченнән 150дән күбрәге Кырым районында яшәүчеләр.

XS
SM
MD
LG