Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

"Саф иман" беркайда юк


"Дин әһелләренең күпчелеге дингә ышанмый, публикада шундый роль генә башкара."

"Дин әһелләренең күпчелеге дингә ышанмый, публикада шундый роль генә башкара."


Чын дөресендә дин башлыкларының һәм пропагандистларының абсолют күпчелеге дингә ышанмый, публикада шундый роль генә башкара. Ураза да тотмыйлар алар өйләрендә, хатыннары да христиан динендә хәтта кайберләренең. Менә бу очракның да нибары бандитларча акча-бизнес бүлешүгә кайтып калуы шуны тагын бер кат ачык күрсәтте.

Ихлас ышанган кешеләр мондый хәлләргә барысы да озак чыдап тормас, әлбәттә. Ләкин төрле "ваһһабит" башлыклары да ул яктан аерылып тормый, алар да ышанмый бит! Шулар ышана – кем йә берни дә уйламый башы белән (уйлагычы ватык), яисә кемгә шундый стереотип сеңдергәннәр – һәртөрле сораулар, фикерләр, шикләр – янәсе "шайтан коткысы" уеңа керә башлау белән үк куарга, шундук туксан тугыз дога белән "иманыңны ныгытырга"! Һәм андыйлар байтак сыман: алар дингә генә түгел, “җир таба күк яссы” дип тә ышанырга бик мөмкин! Алар "саф дин" өчен террор да кылырга бик мөмкин, ләкин бары шул очракта – әгәр артларында оештырып биреп, кулына корал тоттырып, кайда-кемне икәнен бармак төртеп күрсәтеп, артыннан этеп җибәрүче булса... Ә андый күрсәтүчеләре, әйткәнемчә, дингә ышанмый аларның.

Элек тә шулай булган. "Ага-хан" сектасының "мөҗәһит"ләрен наркотиклар ашатып "тәрбияләгәннәр": әйтик, бик каты исертеп, гүзәл бер гөл-бакчага яшь кызлар янына керткәннәр, "оҗмахка экскурсия" дип ышандырып. Теге бахыр ул кызларга тимәгән дә, чөнки үзен "илаһи" бер мәлҗерек баскан булган, җитмәсә аны айныганчы тизрәк чыгарырга тырышканнар. Әмма шуннан соң инде аның "иманын" бернинди бомба белән дә какшатмалы булмаган, үз гомерен дә инде арытаба өч тиенгә дә санамаган.

Кайберәүләр ничек кенә теләмәсен, "без белмәгән ерак берәр җирдә идеаль кешеләр бардыр, иншалла" дигән матур иллюзиягә бикләнмәсен – юк беркайда "саф иман", тагын бер кат ачык күренгәнчә.

Бервакытны "милли хәрәкәт"не басып киткән бандитлар шул вакытта ук инде "дин"не дә басып киттеләр (ахмак фанатиклар барысы да өерелеп шунда күчеп бетте). Ә чын аң-белем аркылы ихлас бирелгән кешеләрне тегеннән дә, моннан да куып һәм кысрыклап чыгарып бетерделәр.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG