Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Татарстанның Кама аръягындагы табигать мохитенең торышы Түбән Камадагы химия сәнәгате белән дә бәйле. Биредәге ширкәтләр тирә-як мохит чисталыгы өчен алдагы өч елда 12 миллиард сум акча тотарга тиеш булачак.


Кама аръягындагы Чаллы, Менделеев калаларында кеше сәламәтлеге, табигать өчен зарарлы матдәләр чыгаручы ширкәтләр җитәрлек. Шулай да Түбән Кама шәһәрендә урнашкан химия сәнәгате бу төбәктә һаваны, эчә торган суны, табигатьне иң нык пычратучылардан санала. Экологиянең начарлыгыннан килә торган авырулар саны буенча да әлеге шәһәр Русия күләмендә танылып килә. Шушы вазгыятьтән чыгып, кала җәмәгатьчелеге, милли хәрәкәт вәкилләре үз сүзләрен төрле дәрәҗәдәге хакимиятләргә җиткереп тора. Бу күренешләрнең нәтиҗәсе буларак, Түбән Камада экологиянең торышын яхшырту буенча өч еллык програм кабул ителде. Түбән Кама ТИҮе рәисе һәм шәһәр шурасы депутаты Хәлил Әюпов шуларны сөйләде:

Хәлил Әюпов

Хәлил Әюпов

“Русиядә генә түгел, Европадагы химия сәнәгатенең иң зурлары Түбән Камада урнашкан. Биредәге газ, нефть химиясе, шин ширкәтләренә нефть эшкәртүче ТАНЕКО берләшмәсе дә кушылырга тора. Тирә-як мохитне саклау мәсьәләсе бездә гел көн үзәгендә торды. Экологик чисталык хакында гел борчылып яшибез. Моңарчы безнең якларга хас булмаган авыруларның күбәюе хакында да мәгълүматлар бар. Бу күренеш безне бер дә шатландырмый. Хәлне төзәтү өчен экологияне яхшырту иң якын юл булып тора. Моның өчен химия ширкәтләренең һаваны пычратмавы беренче урынга чыга.

Түбән Камадагы химия сәнәгате

Түбән Камадагы химия сәнәгате

Милли хәрәкәтнең 20 елдан артык эшчәнлегендә тирә-як мохитне саклау даими күтәрелеп торды. Байтак чаралар уздырдык, мөрәҗәгатьләр кабул иттек. Бу мәсьәлә милли хәрәкәткә генә түгел, кем биредә яши, барысына, шул исәптән җирле хакимияткә дә, коммунистларга да кирәк иде. Нинди генә сүз алып барсаң да, мохитне саклау акчага барып терәлә. Теләкләр күп, ләкин акча юк.

Түбән Кама республика казнасының өчтән берен тутырып торучы шәһәр. Бу акча башта Казанга, аннан Мәскәүгә китеп бара. Соңгы вакытта шәһәр җәмәгатьчелеге мохит чисталыгы мәсьәләсен тагын да кискенрәк куя башлады һәм 2009 елда экологияне яхшырту буенча күзгә күренгән беренче програм кабул ителде. Быел ул програмның мөддәте чыга, шулай да анда каралганнарның 85%ы үтәлгән диләр. Шуңа, бездә экологияне, һава чисталыгын начар дип әйтеп булмый, мохит торышын камилләштерә алдык.

Түбән Камадагы химия сәнәгате

Түбән Камадагы химия сәнәгате

Инде менә тагын безнең гозерләребез хакимияткә барып ирешкән, тәэсир иткән һәм Түбән Кама шәһәр сессиясендә тагын мохитне саклау һәм яхшырту турында алдагы өч елга програм кабул итүгә ирештек. Иң мөһиме – аның матди ягын тәэмин итү хәл ителгән. Аның да иң зур, иң авыр өлешен Түбән Камада эшләп килгән химия ширкәтләре үз өсләренә 80% чамасын алалар. Монысы сөендерә.

Без, депутатлар һәм җәмәгатьчелек шушы өч елда аның үтәлешен күзәтеп торырга тиеш булабыз. Биреләсе акча әлегә кәгазьдә генә, шуны чынлап торып гамәлгә, эшкә кертергә кирәк булачак. Бу програм эшләп китсә, сулар һавабыз яхшырыр, үзебез дә, балаларыбыз да азрак чирләр иде, дигән ышаныч бар. Икенчедән, бездәге пычрак һава күршеләрдәге район-шәһәрләргә дә китә бит. Аннан Түбән Камадагы пычрак һавага түзә алмыйча бик күпләр читкә китә дигән сүзләр дә бар. Шулай да бу күренешне артык зур дип санамыйм. Күченеп тору хәзер гадәткә керде, кире кайтучылар да күренә. Андыйларны экология мәсьәләсе борчымыйдыр дип уйлыйм. Бездә бит социаль яклау, хезмәт хакларының да яхшырак икәнен онытмыйк. Шуңа бездән агылып китүләренә ышанып бетмим”.

Түбән Кама шәһәре

Түбән Кама шәһәре

Хәлил әфәнде сүзләренчә, алдагы өч елда Түбән Кама тирәсендәге сулыкларга, чишмәләргә, Чулман елгасына да игътибар бирү каралган. Кала экологиясен яхшыртырга тиешле миллиард сумнар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр, әлегә белгечләр фикере юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG