Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сурия хакимиятләрен җавапка тарту белән кисәтә


АКШ Суриядәге бәрелешләрдә химик крол кулланган очракта хакимиятләрне җавапка тарту белән кисәтте. Бу хакта Ак Йорт рәсми вәкиле Джей Карни белдерде. Аның сүзләренчә, Вашингтон Суриянең күрше илләре белән химик кроллар хакында сөйләшүләр алып бара.

Шул арада Суриядә бәрелешләр дәвам итә. Активистлар әйткәнчә, Димәшкнең бер районыннан оппозиция көчләре кысрыклап чыгарылган. Хөкүмәт гаскәрләре тыныч халыктан 20 җирле кешене үтергән. Алеппо каласында каты бәрелешләр дәвам итә. Анда оппозиция берничә районны үз контроленә алды.

Гарәб илләре берләшлмәсе президент Әсад гаскәрләренә каршы сугышучы “Сурия ирекле армиясен” милли берләшү хөкүмәте төзергә чакырды.
XS
SM
MD
LG