Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Русиядә радио һәм телевидениедә алкоһоль рекламасы тулысынча тыелды


Бүгенннән Русиядә телевидение һәм радиода алкоһоль рекламасын тулысынча тыючы канун үз көченә керде. Моннан соң 5% көчлерәк булган исерткеч эчемлекләрне радио һәм телевидениедә рекламаларга ярамый.

Хәзер аларны таныту алкоһоль сатыла торган урыннарда гына рөхсәт ителә.

Моңарчы гамәлдә булган канунда спиртлы эчемлекләрне таныту спорт корылмаларыннан 100 метр ераклыкта урнашкан урыннарда, газет-журналларның беренче һәм соңгы битендә, транпортта тыелган иде инде.

Сыра рекламасы телевидениедә иртәнге 7 кичке 10 кадәр, радиода иртәнге 9дан кичке 12 кадәр генә тыелды.

XS
SM
MD
LG