Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тоткарланган мөселманнар арасында Татарстан чемпионы Артем Калашов бар


Якшәмбе көнне Казанның Яңа Савиново районы мәхкәмәсендә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм нәзарәтнең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубка һөҗүмнәрне тикшерү белән бәйле тоткарланган берничә кешене сак астына алу эше каралды.

Тоткарланганнарның туганнары сүзләренә караганда, мәхкәмәгә кимендә җиде кеше китерелгән. Кимендә ике кешене тагын 72 сәгатькә сак астында калдыру турында карар кабул ителгән. Һөҗүмгә катнашуларына дәлилләр булмаса, алар иреккә чыгарылачак.

Сак астында калганнар арасында Татарстанның авыр атлетика чемпионы 25 яшьлек Артем Калашов бар. Аны шимбә төненендә кулга алганнар. Артем мөслимәгә өйләнеп үзе дә ислам динен кабул иткән.

Арча районы Кенәр авылы мәчетенең хәзерге имамы Ирек Галиев һәм элекке имамы Таһир Аксаков, мәчет хезмәткәрләре Феликс Фазылҗанов һәм Раил Шакирҗановның кулга алынуы хәбәр ителә.

Тикшерү комитеты “тикшерүгә зыян салу” сылтавы белән тулырак мәгълүмат бирми.
XS
SM
MD
LG