Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфа губернская” сайтына бәйле 5 кеше хөкем ителде


Уфа районы Ленин район мәхкәмәсе “Уфа губернская” сайтында эшләгән 5 кешене хөкем иткән карар чыгарды. Алар экстремист оешма төзү, милләтара нәфрәт тудыру, тәртип бозуга чакыруда гаепләнде, дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасы.

Эшмәкәр Николай Швецов, галимнәр Сергей Орлов, Игорь Кучумов, Илдар Габдрафиков һәм сайт идарәчесе Константин Нестеров “Уфа губернская” сәхифәсендә чыккан мәкаләләр һәм комментарлар өчен хөкем ителде.

Николай Швецов шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителде. Аңа 2 ел мәгълүмат тарату өлкәсендә эшләргә ярамый. Орлов 2 еллык сынау белән шартлы рәвештә 2 елга хөкем ителде. Илдар Габдрафиковка, Игор Кучумовка бер еллык сынау белән шартлы 2 ел бирелде. Константин Нестеров бер еллык сынау белән бер елга хөкем ителде.

Илдар Габрафиков "Азатлык"ка, мәхкәмә карары белән килешмичә, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать әзерләнүен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG