Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Юныс Кол Шәрифтә калырмы?


Рамил Юныс
Рамил Юныс

Дүшәмбедә Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юнысның “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китүе хәбәр ителде. Кол Шәриф мәчетеннән бу хакта өстәмә мәгълүмат бирүдән баш тарттылар.


Музей тыюлыкның җитәкче урынбасары Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, Рамил Юныс бу вазифадан үз теләге белән киткән. Әмма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә аның Кол Шәриф мәчете имамлыгы вазифасыннан да китүенә карата гариза килмәгән. Бу хакта Диния нәзарәте мәгълүматына нигезләнеп Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Димәк, Рамил Юныс хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы булып кала бирә.

Азатлык радиосы шушы мәгълүматлар нигезендә Рамил Юнысның үзе белән әңгәмә корырга теләсә дә, ул ялда булып чыкты. Һәрхәлдә, Кол Шәриф мәчетенең икенче имамы Рөстәм Зиннуров шундый мәгълүмат бирде. Әмма Зиннуров башка сорауларны җаваплаудан баш тартты. Бары тик “Рамил Юныс исән. Ул хәзер чираттагы ялда. Бернинди комментарий дә бирә алмыйбыз”, диде.

Аның каравы, Кол Шәриф мәчетенә һәркөнне намазга йөрүче 76 яшен тутырып килгән Равил Нурлыгаянов әңгәмә коруга бик теләп ризалашты.

“Рамил хәзрәткә имамлыктан да китәргә әйтсәләр, мин бу мәчеттә аннан башка беркемнең дә имам булып эшли алачагына ышанмыйм. Монда бер генә көн булса да мәчеткә кемнәр килгәнен карап утырсаң, башкаларның бу вазифада нигә эшли алмаячагы бик яхшы аңлашылыр. Килгән халык белән эшләү өчен беренче чиратта түземлек кирәк. Моннан тыш, вәгазь-нәсихәтләрне кеше күңеленә үтәрлек итеп сөйли белергә, мәчет эчендәге һәрбер эшнең төгәл итеп башкарылуын тәэмин итәргә дә кирәк”, дип сөйләп китте ул.

"Башка имамнарның Кол Шәриф йөген тарта алмаячагына ничек шуның кадәр ышана аласыз, әле бит башкаларның эшләп караганы юк?" дигән сорауга исә Равил Нурлыгаянов, башка мәчетләргә барып бер күз салып кайтырга кушты.

“Мин инде күп мәчетләрне күрдем. Мәчет юлында йөрүемә 33 ел тула. Әмма Казан мәчетләренең берсендә дә эшләрнең Кол Шәрифтәге кебек төгәл һәм тиешле итеп оештырылуын күрмәдем. Әгәр Рамил Юнысны Кол Шәриф имамлыгыннан алалар икән, татар җәмәгатьчелеге Рамил Юныс кебек имамны югалтыр. Ул башка бу мәчеткә килмәячәк. Уртак тел табып матур итеп эшләргә кирәк ”, дип өстәде ул.

Равил Нурлыгаянов мәчет җитәкчелегенең Рамил Юныска карата комментарий бирмәүләренә бер дә аптырамавын белдерде.

“Сүзне ашыгып сөйләргә ярамый. Ялгыш әйтелгән сүз яла ягу булырга мөмкин. Шуңа күрә сүзеңне әйткәнче, эшеңне эшләгәнче ул сүзнең, ул эшнең дөреслеген белеп сөйләргә һәм эшләргә кирәк. Кешенең тормышын үзгәртмәс өчен бар нәрсәгә дә сак карарга кирәк. Рамил Юныс вакыты җиткәч үзе бар нәрсәгә дә ачыклык кертер”, диде Кол Шәрифкә намазга йөрүче Равил Нурлыгаянов.
XS
SM
MD
LG