Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәчетләре полиция сагына алынды


Казан мәчетләрендә иминлек чаралары күрелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:13 0:00
йөкләү

Казан мәчетләрендә иминлек чаралары күрелә

Азатлык хәбәрчесе 23 июль иртәсендә Казанның берничә мәчетендә булып, гыйбадәт йортларында күрелгән иминлек чаралары белән танышты.


Киров районындагы Рамазан мәчете капкасыннан үтүгә урыс телле полиция хезмәткәре документларны сорады. Мәчеттә дога кылып, кизү торучы Илшат хәзрәт хокук сакчыларының мәчет тормышына комачау итмәвен әйтте. Алар полициянең намазга килүчеләрдән документ сорауларын үзләре күрми икән. Тикшерү дә, алып китү дә мәчетнең капка төбендә башкарыла.

Казан үзәгендәге Нурулла мәчетендә иртәнге җиделәр тирәсендә ишек төбендә кизү торучы кеше күренмәде. Полиция хезмәткәре гыйбадәт йорты кырыенда шәхси машинасында утыра иде. Ул безне күргәч мәчет каршына чыгып басты.

Нуруллада Ростов өлкәсеннән килгән Заһид исемле 20 яшьлек егет белән таныштык. Шунда ук гыйбадәт йортында йоклаган дистәләгән чит милләт вәкилләрен күрдек. Заһид аларга игътибар иттермәскә теләп, сорауларга үзе җавап бирде. Ул Нурулла мәчетенә 19 июль вакыйгасыннан соң сирәк йөри башлаган. Гыйбадәт йортларында хәл кискенләште, ди Заһид. Аның фикеренчә, ваһһаби агымы ислам динен какшатыр өчен махсус уйлап табылган.

Мәрҗани мәчетенең ишек төбендә Михаил исемле полиция хезмәткәрен очраттык. Ул керәшен татары булып чыкты, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз машинасы шартлаганнан бирле кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр алмашып мәчет саклыйлар. Ул хезмәттәше белән Мәрҗани һәм Апанай мәчете өчен җаваплы икән. Анда башка хокук сакчыларын күрмәдек.

Мәрҗанидә кизү торучы Йосыф Кәбиров сүзләренчә, мәчеткә күбрәк башка милләт вәкилләре йөри. Алар татарча белми, үзара урысча аралашабыз, ди Кәбиров. Ул үткән атнада булган күңелсез вакыйларга бәйләп, ислам динендәге кешеләрне тикшерү нормаль күренеш дип саный. Башкача җинаятьчеләрне табып булмый ди ул.

Апанай мәчетендә узган якшәмбе Вәлиулла хәзрәтнең өчесен үткәргәннәр. Утызлап кеше булган. Бу хакта Апанайда кизү торучы Рифкать Кәримов әйтте. Хәзер мәчеттә имам вазыйфаларын Әхмәт хәзрәт үти икән. Кәримов белдерүенчә, бу көнгә кадәр әлеге гыйбадәт йортын саклаучы полиция хезмәткәрләре яшьләр булган. Кайберләре Рифкать Кәримовка “дога кылырсыз әле” дип сәдака да биргән.
XS
SM
MD
LG