Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:12

Милләтләр комиссариаты һәм Мөселман комиссариаты (II)

Милләтләр эшләре комиссариаты үз эшчәнлеген бигрәк тә Казан, Уфа һәм Оренбурдагы мөселман шураларына төбәп алып барган.

1918 елның 17(30) гыйнварында В.Ленин имзасы белән чыккан карарнамәгә муафыйк рәвештә бу комиссариат каршында Эчке Русия һәм Себер мөселманнары эшләре буенча үзәк комиссариат төзелә. Соңыннан Сталин бу эшкә Мәскәү Мөселман Мәркәз Шурасын тартырга омтылып карый, ләкин уңышка ирешми.

1917 елның ноябрендә милли хәрби берләшмәләрне төзүгә дә рөхсәт бирүче карар чыгара. Гәрчә соңрак бу карарны гамәлгә ашыруга тоткарлыклар ясалса да (бераздан аны бөтенләй юкка чыгаралар), хәбәр таралып өлгерә һәм милли хәрби бүлекләр чыннан да төзелә башлый.

Мондый гамәлләре ярдәмендә Сталин Казан мөселман социалистлары комитетын үз ягына аудара, танылган большевик Мулланур Вахитов, Милләт Мәҗлесе әгъзасы Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) һәм башкорт большевигы Шәриф Манатовларны Мәскәүгә чакырып ала. М.Вахитов Мөселман комиссариаты рәисе итеп, калган икесе аның урынбасарлары сыйфатында билгеләнә. Шулай ук бераз соңрак Мөселман комиссариатына төрек коммунисты Мостафа Сөбхи, М.Солтангалиев, Һ.Маликов, М.Галиев, Г.Килдебәков һ.б. алына.

Большевиклар хакимиятне кулларына алгач та мөселманнар белән фикер алмашуга керү, алар белән яхшы, тату мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен күп тырышлык куя. Петроградның Милли шурасы әгъзалары үзләренең җыелышында Хәзрәти Госманның Коръәне мөселманнарга тапшырылырга тиеш дигән фикергә киләләр һәм бу хакта Халык Комиссарлары Советына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип карар кыла. Ул карарга Госман Токумбәтов һәм Милләт Мәҗлесе әгъзасы Кәрим Сәгыйтов имза куеп ул Халык Комиссарлары Советына юллана. 1917 елның 9(22) декабрендә Коръәнне мөселманнарга кайтару турында карарнамә чыга. Аңа Халык Комиссарлары Советы рәисе Ленин, ЦИК рәисе Бонч-Бруевич һәм сәркатиб Горбунов кул куялар.

1865 елда генерал Кауфман җитәкчелек иткән рус гаскәрләре Сәмәркадны басып алгач Хәзрәти Госман Коръәнен (355 битле, ноктасыз һәм хәрәкәтсез “куфи” рәсми хаты белән язылган) Петербурга алып китәләр. Нәкъ менә шул Коръән 1918 елның 18 гыйнварында 29 мөселман гаскәренә тапшырылып, тантаналы рәвештә Уфадагы Диния нәзарәтенә җибәрелә. Бу вакыйга матбугатта зур яңгыраш таба һәм, әлбәттә, мөселманнарның большевиклар хакындагы уйларын уңайга бора.

Гомумән, сул карашлы революционерларның большевиклар сафына басуына сәбәпләр төрле була. Беренчедән, большевикларга каршы сугышкан акгвардиячеләр Русиядәге милли азчылыкларга бернинди хак-хокук бирергә җыенмаган, киресенчә, бердәм һәм бүленмәс патша Русиясен торгызуга омтылганнар. Билгеле ки, мөселманнарның алар белән хезмәттәшлек кылырга һичнинди нигезе дә булмаган. Икенчедән, грузин И. Сталин азчылыкларның проблемаларын яхшы белгән һәм аларны Советлар ягына җәлеп итәрлек мәсьәләләрне көн тәртибенә куярга бик оста булган. Ул милли азчылыкларны большевиклар сафына бастырмый торып гражданнар сугышында җиңә алмаячакларын аңлап алган. Шуның өчен дә Сталин, РКП(б) эчендә оппозициягә карамастан, милли кадрларны партиягә тартып, аларны большевикларның беректәше иткән. Хәер, Милләтләр комиссариаты нәкъ шул максат белән төзелгән дә.

Өченчедән, контрреволюционерлар рус шовинистларыннан тора дип уйлаганнар да большевиклар ягына күчкән. Дүртенчедән, Зәки Вәлиди кебек аклар белән хезмәттәшлек кылган, ләкин ахыр чиктә алардан күңеле кайткан кешеләр мәҗбүри рәвештә большевиклар ягына чыгуны өстен күргән.

Ниһаять, бишенчедән, мөселманнарның күпчелеге инкыйлабны милли бәйсезлеккә ирешү өчен иң җитди форсат дип белеп, шуны вәгъдә иткән большевиклар белән беректәшлеккә кергән.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG