Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарькин Русия төбәкләр министры урынбасары итеп билгеләнде


Приморье өлкәсе губернаторы Сергей Даркин Русиянең төбәкләр үсеше министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта сишәмбе басылып чыккан карарда әйтелә.

2012 елның 28 февралендә Русия президенты Дмитрий Медведев Сергей Дарькинны эштән алган иде. Ул вакытта рәсми төстә "губернатор сәламәтлеге какшау аркасында вазыйфадан китте", дип игълан иттелде.

Дарькин Приморье өлкәсе белән 10 елдан артык идарә итте. Беренче тапкыр аны бу вазифага ул вакыттагы Русия президенты Владимир Путин, икенче тапкыр - Дмитрий Медведев тәкъдим итте.

Аның исеме матбугатта коррупция һәм криминал белән бәйле җанҗалларда телгә алынган иде.
XS
SM
MD
LG