Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:49

Башкортстанның 88 полиция хезмәткәре Төньяк Кавказдан кайтты


Бу Башкортстан полициясе хезмәткәрләренең Төньяк Кавказга беренче эш сәфәре булды. Алар анда машиналарны тикшерү урыннарында торды. Башкортстан хокук саклаучылар берничә урланган машинаны тапты, наркотикларны тоткарлады, эзләүдә булган кешеләрне тотты.

Башкортстаннан барган 88 кеше Төньяк Кавказда ярты ел хезмәт итте. Барысы да исән-сау кайтып җитте.

Уфада аларны эчке эшләр министры каршы алды һәм уңышлы эш өчен бүләкләде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Татарстанның хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре инде берничә ел Чечняга эш сәфәрләренә бара.

XS
SM
MD
LG