Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Илдүс Фәиз хастаханәдән чыкты


Республика клиник хастаханәсе җитәкчесе Рөстәм Гайфуллин хәбәр иткәнчә, мөфти Илдүс Фәиз хастаханәдән чыкты, дип хәбәр итә агентлыклар.

Алга таба ул өйдә дәваланачак, мөфтинең хәле әйбәт, дип хәбәр иткә баш табиб.

Илдүс Фәиз 19 июль көнне Казанда Четаев һәм Мусин урамнары кисешкән җирдә булган шартлауда җәрәһәтләнгән иде.

Мөфти сүзләренчә, ул машинада үзе рулдә барган, уку-укыту бүлеге башлыгына булган һөҗүм турында белеп шалтыратырга теләгән, машинаның алдында шартлау булуын сизгән һәм аннын чыгып йөгергән.

Шартлауда мөфтинең аяклары сынган иде.
XS
SM
MD
LG