Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта татарларны мыскыллау эше мәхкәмәдә каралачак


52 яшьлек Павел Хотулевны интернетта социаль челтәрләрдә әйткән сүзләр өчен экстремистлык гаепләве белән җавапка тартырга телиләр. Бу хактагы эш мәхкәмәгә тапшырылган.

Тикшерүчеләр сүзләренчә ул “Мой мир@mail.ru” сәхифәсендә татарларны мыскыллаган сүзләр әйткән булган.

Павел Хотулев гаебен танымый. Ул җирле агентлыкларга, шул рәвешле татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуга каршы көрәш алып бардым, дип әйткән.

Хотулев бу мәсьәләдә Русия һәм Татарстан хакимиятләренә дә мөрәҗәгать иткән. Әмма бөтен җирдә телләр укыту мәсьәләсе Татарстан кануннарына туры килә, дигән җавап алган. Шуннан соң Хотулев ачуын интернетта чыгарырга булган.
XS
SM
MD
LG