Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда хөкүмәт гаскәрләре һәм оппозиция көчләре сугыша


Таҗикстан хакимиятләре бәрелешләрдә 20 кеше һәлак булган, 25 яраланган дип хәбәр итә. Элегрәк 9 үлүче турында гына хәбәр ителгән иде.

Рәсми чыганаклар, шулай ук, берничә сугышчының үтерелүен дә хәбәр итә. 5 әфган һәм тагын берничә кеше Таулы- Бадаһшан районында кулга алыган булган.

Сугыш элекке оппозиция җитәкчесе һәм Әфганстан белән чиктәш район башлыгы Толиб Айомбәковка каршы бара. Аны Дәүләт иминлеге комитеты башлыгы генерал Абдулло Назаровны үтерүдә гаеплиләр. Бу хәл шимбә көнне булды.

Русия мәгълүмат чараларында Таҗикстандагы атышларда 200 ләп кешенең үтерелүе турында хәбәрләр чыкты.
XS
SM
MD
LG