Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус президенты Лондон Олимпия уеннарына кертелми


Лондон Олимпия уеннарын оештыручылар Беларус президенты Александр Лукашенкага уеннарга килү рөхсәтен бирмәде, дип хәбәр итте Русия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков. 2012 Олимпия уеннары бу җомга 27 июль көнне башлана.

Беларуста кеше хокуклары бозылуы өчен Европа Берлеге 200ләп беларус рәсмие, шул санда президент Лукашенканың Европа илләренә керүләрен тыйды.

Олимпия уеннарының ачылышына 120 илнең җитәкчеләре киләчәк. Алар арасында Сүрия президенты Башар Әсад һәм Зимбабве җитәкчесе Роберт Мугабе булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG