Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Чаллыда Батырша кичәсендә Казандагы һөҗүмнәргә бәя бирелде


Батырша истәлегенә ифтар мәҗлесе. Чаллы, 24 июль

Батырша истәлегенә ифтар мәҗлесе. Чаллы, 24 июль

Чаллыда Батырша истәлегенә багышланган кичәдә Милли мәҗлес, Чаллы ТИҮе һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашты. Кичәдә бүгенге вазгыять турында борчылу сүзләре дә әйтелде. Мөселманнарны яклап урам җыены уздыру турында да сүз булды. Әлеге чара 6 август көнне Тукай һәйкәле янында тәгаенләнгән һәм бу хакта хакимияткә искәртү дә тапшырылган.


Чаллы ТИҮнең эш бүлмәсендә оештырылган ифтар мәҗлесен Каюм хәзрәт башлап җибәрде һәм ул моннан 250 ел элек, 24 июльдә шәһит киткән Батырша хәзрәт рухына догалар ирештерде.

Шушы истәлек кичәсе барышында без үзенә күрә “кечкенә түгәрәк өстәл” оештырдык һәм Батыршага, шулай ук Татарстандагы мөселманнарга кагылышлы вазгыять хакында кайбер фикерләрне белештек. Бу сөйләшүдә Милли мәҗлес рәисе, язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов, рәис урынбасары Гамил Камалетдинов катнашты.

Беренче соравыбыз XVIII гасырда, Батырша яшәгән чорларда Русиядәге татарлар, мөселманнар тормышы белән бәйле иде, җавапны Фәүзия Бәйрәмовадан алдык.

– Татар халкы өчен иң зур фаҗига Казанны алу булса, милләт, дин өчен иң зур тетрәндергеч вакыйгалар Батырша яшәгән XVIII гасырга туры килә. Петр Iдән башлап Екатерина чорына кадәр татарны зурдан кубып чукындыру бара. Әби патша чорында гына бу күренеш бераз сүрелеп торырга мәҗбүр була. Чукынмаган өчен яндырулар, мәңгелек төрмәләр булуын мин гел әйтеп киләм. Моңа тел-борыннарны кисүләр дә керә. Батырша хәзрәт ахун буларак бу хәлләрне күреп тора, диннең, милләтнең бетмәве өчен җиһадка чыгу юлын сайлый. “Җиһад” дип күтәрелү безнең тарихта беренчесе һәм соңгысы була дияр идем. Ләкин бу көрәшнең нәтиҗәсе шул – патша мөселманнарга карата кысуны йомшартырга мәҗбүр ителә. Үзен шәһит итеп, Батырша хәзрәт Идел-Урал мөселманнарын саклап калуга зур өлеш кертә. Бу көннәрдә Батыршаны Татарстанда, Башкортстанда һәм чит илләрдә дә искә алалар.

Фәүзия Бәйрәмова, Илмир Салих, Рәфис Кашапов

Фәүзия Бәйрәмова, Илмир Салих, Рәфис Кашапов

Мөселманнарга карата бүген дә кысулар булыр, кабатланыр дип уйламаган идем. 1917, 1937нче еллар вакыйгаларын яхшы белсәм дә, Батырша хәзрәт күргән газапларны милләтебез яңадан күрер, аның шикелле зинданнарда ятарлар, газап чигәрләр, кыйналырлар дип башыма да китермәдем. XXI гасыр бит! Русиядә татарларга карата шул ук явызлык, кыргыйлык калган икән әле. Гади, укыган, тәкъвә татарларны һәм башкортларны чүпләп кенә торалар. Аларның төрмәләре һаман ачык икән.

– Фәүзия ханым, кулга алынучы мөселманнар санын күп диләр, төгәл санны ачыклау кыен. Менә шул кулга алынучыларның мөфти машинасы шартлауга, аның урынбасарының үлемендә катнашлары бар дип саныйсызмы?

– Юк, әлбәттә. Чөнки алар шайтанга хезмәт иттеләр. Кешене үлеменнән соң изгегә әйләндерергә ярамый. Ул дингә зур зыян китерде. Илдус Фәиз килгәч, мөселманнар арасында ыгы-зыгы, сугыш, талаш китте, төрмәләргә утырту башланды. Менә берсен үтергәннәр, берсен шартлатканнар. Шартлатканнар, имеш, шартлатырга уйлаган булсалар шартлатырлар иде. Бу – органнар тарафыннан оештырылган канлы сценарий. Нәтиҗәдә хак мөселманнар зыян күрә. Меңләгән кешене утырту – органнарның кулларын чишүне күрсәтә. Илдус Фәиз кебек егетләргә “чыгыгыз бу канлы уеннан, сезнең аркада хәзер меңләгән кеше утыра” дияр идем. Ләкин алар моны ишетүдән узган. Хәзер кемнәрнең балалары утыра, шулар берләшеп, бер оешма төзергә, бар Чаллыны аякка бастырырга тиешләр.Читтән генә карап торучы татарларга да чират җитүе ихтимал. Бу вакыйгадан милләт уянып, үз сүзен әйтсен иде.

Рәфис Кашаповның да фикерләрен белештек.

– Рәфис әфәнде, кичәле-бүгенле Кашаповны да тоткарлаганнар икән дигән сүзләр булды. Моңа җирлек каян килә икән?

– Бу очракта ФСБ, МВД кешеләре шундый тавыш чыгарулары ихтимал. Чөнки без мөселманнарны яклап эш алып барабыз. Татарстанның бу мөфтиен дә, Вәлиулла Ягъкубны да без яклап чыкмадык. Икесе дә исламга уңай кеше булмады. Мөфти мәчет имамнарын эштән алса, Вәлиулла Ягъкуб мөселман китапларын яндыруны күтәреп чыкты. Исламга каршы көрәштеләр, шуңа аларны яклый алмадык.

Әле генә Казандагы мөселман кешесе белән сөйләштем. Ул өч ел төрмәдә булды. Аның әйтүенчә, хәзер Чаллының тикшерү изоляторларында 200ләп кеше утыра, хәзер Азнакайда да тентүләр, кулга алулар бара икән".

Мәскәү матбугат чаралары аша мөселманнарны сәләфиләргә һәм хәнәфиләргә бүлеп, талаштыру юлын алды. Ураза башында ук мөселманнарны кайгыга салдылар. Казанның 1000 еллыгы алдыннан бик күп мөселманнарны төрмәләргә яптылар, хәзер менә Универсиада алдыннан иҗтимагый оешмаларны, мөселманнарны “тәртипкә китерү” бара.

Фәүзия Бәйрәмова дәвам итә:

– Мин дә универсиада алдыннан берәр этлек көттем. Ләкин болар иртә башлады, җиңнәрен иртә сызгандылар, Рамазан аенда нинди мәкерлек эшлиләр. Моны халыкны куркыту, аның рухын төшерү өчен эшлиләр. Иманым камил, Илдус Фәизгә һөҗүмне, Вәлиулланы үтерүне органнар үзләре эшләде. Моны татар да, мөселман да эшләмәде. Дөрес, кыйнап, шешәләр белән көчләп әйттерергә мөмкиннәр. Сталин да әйттергән. Миңнехановка да хәтерем калды. Имеш, без традицион исламны якларга тиеш. Монда ике төрле ислам көрәшәмени? Без Аллаһ исламын гына беләбез. Халкыбыз Батыршалар чорыннан күп михнәт чикте. Иншаллаһ, без дә Батырша хәзрәт кебек милләтне саклау өчен көрәшербез. Кирәк икән, шәһит тә китәрбез!", диде Фәүзия Бәйрәмова.

Гамил Камалетдинов фикерләрен дә тәкъдим итәбез.

– Гамил әфәнде, менә сезнең улыгыз да күптән түгел кулга алынган. Гомумән, Татарстанда барган тоткарлаулар, кулга алулар сездә нинди фикерләр тудырды?

Гамил Камалетдинов

Гамил Камалетдинов

– Казан вакыйгалары турында Русия телеканалларының берсендә төнге тапшыру булган. Үзем тыңлый алмадым. Шунда, журналист булса кирәк, Максим Шевченко әйткән, бу бандитлар яки махсус хезмәтләр эше, ләкин мөселманнар эше түгел, дигән. Мин моның белән тулысынча килешәм. Ни өчен дигәндә, Илдус Фәизнең аягы сынды дигәннәр иде. Хәзер инде аны шифаханәдән чыгардылар. Димәк, бу бер спектакль генә булган. Бик күп мөселманнарны, шул исәптән минем улымны да кулга алдылар. Шуннан ФСБга бардым. Башта аны 48 сәгатьтән соң, аннан инде 72 сәгатьтән соң чыгарабыз диделәр. 72 сәгате дә узып китте, ләкин чыгару турында уйламыйлар. Утыручылар күп, ләкин төгәл санын әйтә алмыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG