Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиаданы бойкотлау өндәмәсенә Бәйрәмова да кушылды


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Милли мәҗлес исеменнән язылган мөрәҗәгатендә танылган татар милләтчесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Русиядә Универсиада түгел, ә дәүләт җинаятьчеләре өчен "Нюренберг процессы" уздырырга кирәк дип белдерә.


Чәршәмбе көнне бәян ителгән мөрәҗәгатьтә соңгы көннәрдә Татарстанда булган вакыйгаларга – Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә ясалган һөҗүмгә, аның элекке урынбасары Вәлиулла Ягъкубны үтерүгә, нәтиҗәдә йөзләгән мөселман-татарның тоткарлануына бәя бирелә.

"Казанның меңъеллык юбилее алдыннан да шуңа охшаш вакыйгалар булып үтте – республикадагы мөһим объектларны шартлатырга җыенганнар дигән нахак яла белән йөзләгән мөселман-татар кулга алынды, дистәләгән кеше дистәләгән елга хөкем ителде, алар бүген дә бер гаепсезгә төрмәләрдә иза чигәләр. Инде менә, Универсиадага нәкъ бер ел кала, антитеррор битлеге астында Татарстан мөселманнарына карата дәүләт дәрәҗәсендә террор башланды", диелә Бәйрәмова мөрәҗәгатендә.

Милли мәҗлес оешмасы җитәкчесе фикеренчә, Илдус Фәиз дә, Вәлиулла Ягъкуп та хакыйкый мөселманнарга каршы махсус органнар белән бергә эшләгәннәр. Аларга һөҗүмне сылтау итеп, "бүген Татарстанда мөселман-татарларга каршы чын мәгънәсендә дәүләт дәрәҗәсендә террор башланды – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Мамадышта, Азнакайда, Арчада, Биектауда һәм башка шәһәр-районнарда бер гаепсез йөзләгән кеше кулга алынды, тентүләр һәм кулга алулар дәвам итә", дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Мәскәү Татарстанны менә шулай “акылга утыртты”, дип саный Бәйрәмова. Ә инде сайлауларда Путин өчен 90 процент тавыш биргән Татарстанның җитәкчелеге бу мәкерне аңламады, президент Рөстәм Миңнеханов федералларның бу ялганына ышанды, “традицион исламны яклыйбыз” дигән булып, кулга алынган йөзләгән мөселман-татар фаҗигасенә күзен йомды, үз халкын якларга батырчылыгы җитмәде. Авыр чакта аның үзен кем яклар икән дигән сорау куя мөрәҗәгать авторы.

"Бу шартларда Татарстанда Универсиада уздыру татар милләтен мыскыллау булып тора, шуңа күрә дә Универсиадага бойкот игълан итәбез. Үз халкыңны кайгы-газапка сала торган, аның хокукларын чикли торган Универсиада безгә кирәкми", ди Фәүзия Бәйрәмова.

Шушы өндәмәсе белән ул дөньяның алга киткән демократик илләренә, халыкара хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итә, алардан 2013 елның июлендә Казанда узачак студентлар Универсиадасына делегатлар, спортчылар җибәрмәүләрен үтенә. "Татарстан – Русиянең антитеррор полигоны, монда хәзер Универсиада түгел, дәүләт җинаятьчеләре өчен "Нюренберг процессы" уздырырга кирәк", диелә Фәүзия Бәйрәмова имзасы белән бәян ителгән белдерүдә.

2011 ел азагында нәкъ шундый ук таләп белән – Казан Универсиадасын бойкотлауга өндәп – башка бер татар активисты, галим Вил Мирзаянов та чыккан иде. Ул "Азатлык"ка моны, оппозиция җыеннарында катнаштырмау өчен Казандагы хакимиятнең студентларга каты басым ясавына, аларны тоткарлап сак астында тотуына протест йөзеннән эшләвен әйтте.
XS
SM
MD
LG