Accessibility links

Казанда тоткарланганнар иреккә чыга башлады


Казанда тоткарланучылар иреккә чыга башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:56 0:00
йөкләү

Казанда тоткарланучылар иреккә чыга башлады

25 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе шимбә көнне терорчылык, үтерү һәм үтерү өчен һөҗүм итүдә шикләнелеп тоткарланган дүрт кешене иреккә чыгарды. Аларның тоткарлану вакытын озайту өчен мәхкәмә тиешле сәбәп юк дип тапты.


Илгиз Заһидуллин, Тимур Әхмәтгалиев, Артем Калашов һәм Эдуард Низамовның Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту эшләре бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубны үтерүдә һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруда катнашлары булмавын мәхкәмә карары белән расланды.

Бүген диндәшләренә теләктәшлек күрсәтү өчен Яңа Савин мәхкәмәсе алдына йөзгә якын кеше җыелды. Алар бер тавыштан бу җинаятьләрдә мөселманнарның катнашы булмавын кабатлады. Теләктәшлек күрсәтергә килгән Ирек Зарипов, тоткарланучыларның мөселман егетләре булуын, аларның мәчетләргә йөрүләрен, намаз укуларын һәм ислам дине буенча кеше үтерүнең күз алдына да китерелә алынмавын белдерде.

Шимбәгә каршы төнге сәгать бердә иминлек хезмәткәрләре килеп тоткарлаган улы Эдуард Низамовның мәхкәмә утырышына килгән Римма Низамова да мөселманнарның бу җинаятьләргә катнашлары булмавы турында әйтте.

“Бу хәлләр Сталин чорын хәтерләтә. Минем улым хәтта чебенне дә үтерми иде, аны тоткач тәрәзәне ачып урамга чыгара иде”, диде Римма ханым.

Теләктәшлек күрсәтергә килгән Рафис Сабитов, Казан изоляторларында бу җинаятьләрдән шикләнелеп тоткарланган 200 кеше булуын, тагын шуның кадәр үк тоткарланучының Чаллы изоляторларында булуын бәян итте. Ул сүзләренә чыганак итеп, Казан изоляторында утырып чыккан энесенең сүзләрен һәм Чаллыда утырып чыккан танышының сүзләрен китерде.

Мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылган Тимур Әхмәтгалиев шунда ук китеп барды, Артем Калашов һәм Илгиз Заһидуллин әңгәмә корудан баш тартты.

Эдуард Низамов исә Азатлык сорауларын җавапсыз калдырмады.

“Мөселманнарны бер мөселманны үтерүдә һәм икенчесенә һөҗүм итүдә гаепләү бик аяныч. Тоткарланучыларның күпчелеге мөселман кешесе. Шул исәптән мин дә тоткарландым. Изоляторда сорау алуларда күбесенчә ул көнне кайда булдың, нәрсә эшләдең дигән сораулар бирделәр. “Идел Хаҗ” ширкәте белән диния нәзарәте арасында конфликт ничек килеп чыкты дип сорадылар. Төп версия шуннан гыйбарәт иде. Минем кебек тоткарланучы 15ләп кешене күрдем. Мин утырган изолятор ике катлы иде”, дип сөйләде бүген иреккә чыгарылган Эдуард Низамов.
XS
SM
MD
LG