Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда барлык сиреналар кабызылачак


28 июлдә Татарстанда халыкны кисәтү үзәкләштерелгән системны тикшерү булачак, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Аның өчен республикада булган барлык сиреналар кабызылачак. Халыкка мәгълүматны җиткерү өчен урамнардагы барлык тавыш көчәйткечләр, смс-хәбәрләр таратылачак, телевидение һәм радио элемтәсе дә кулланылачак.

Электромеханик сиренаның кабызылуы “Барыгызга да игътибар!” дигән сигналны аңлата. Аны ишеткәч, кешеләр радио һәм телевизорларын кабызырга һәм рәсми хәбәрдә бирелгән боерыкларны үтәргә тиеш була.

Шушы сынаудан соң гадәти тапшырулар дәвам итәчәк.

Әлеге чара Краснодар өлкәсендәге су басудан соң чираттан тыш үткәрелә. Ул вакытта җирле халык су ташкыны килүе турында хәбәр ителмәде, диде. Шундый ук өйрәнүләр Русиянең күпчелек төбәкләрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG