Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарга каныгу урыс карагруһларын очындыра


Казанда урыс телет яклау чарасы (архив фотосы)
Казанда урыс телет яклау чарасы (архив фотосы)

Татарстан башкаласындагы 52 яшьлек эшмәкәр Павел Хотулев интернетта татар милләтеннән булган кешеләрне мыскыл итүдә гаепләнә. Аңа карата 282 маддә нигезендә (милләтара низаг тудыру) җинаять эше ачылды. Хотулев эше бер айдан Казанның Совет район мәхкәмәсендә каралачак.

Шушы адәм “Мой Мир” социаль челтәрендә “Русский язык в школах Татарстана” төркемендә татарларны мыскыл итә торган язмалар калдырган булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул язмалар милләтара низаг тудырырлык, шуңа да бу эш хәзер җинаять кылу буларак тикшерелә.

Хотулев үз гаебен танымый. Мондый адымга аны кечкенә улының михнәте этәргән дип белдерә. Мәктәптә укыган баласы күп вакытын татар телен ятлап утыра икән. Шуңа күрә, Хотулев баласының хокукларын яклауга керешкән. Башта төрле хөкүмәт органнары мөрәҗәгать итүне кулай күрә, ләкин аңа анда татар теле укыту Татарстан кануннарына туры килгәнен аңлаткач, ул интернет кырына күчә.

Нәтиҗәдә, 2011 елның ахырында һәм 2012 елның башында интернетта аның экстремистик язмалары пәйда булган. Хотулев 3 ай дәвамында 100дән артык кискен карашлы язмалар калдырган. “Ъ” гәзите мәгълүматларына караганда, “Татарстан укучылары башка Русия укучыларының хокукларыннан мәхрүм” дигән сүзләр әйтелә, ә татар телендә сөйләшү “пенопласт кытыршыгы, пыялада тимер белән сызу, бер көтү эт өрүе” белән чагыштырыла. Хотулев шулай ук Татарстан урысларын баш күтәрергә һәм аныңча "русофоб" хөкүмәтне бәреп төшерүгә чакыра.

Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев сүзләренчә, Хотулев чыннан да артыгын әйтеп ташлаган.

Александр Салагаев
Александр Салагаев
“Мин аның белән шәхсән таныш түгел, интернеттагы язмаларын күрмәдем. Хотулев интернетта Татарстанны икегә - урыслар өчен Казан губерниясенә һәм татарлар торымына (стойбище) бүлергә чакырган. Бу чыннан да милләтне мыскыллый. Әмма миңа калса, җинаять эше кузгатуга бу гына җитми.

Беләсезме, Татарстанда ике төрле стандартлар хөкем сөрә. Урысларны оккупантлар дип атаган Эльмира Исрафилованы эшендә күтәрделәр, ә Хотулев эше мәхкәмәдә карала. Милләтара низаг чыгаручыларны акламыйм, ләкин мондый эшләргә тигез караш булырга тиеш”, диде Салагаев “Азатлык” радиосы хәбәрчесенә.

Татарстан бу көннәрдә мөселман әһелләренә булган һөҗүмнәр һәм хакимиятнең шикле саналган мөселманнарга карата кырыс чаралары тәэсирендә яши. Татарлар бу уңайдан ниндидер басынкы хәлдә кала бирә. Берүк вакытта урыс карагруһчылары татар теленә һәм гомумән татарларга каршы һөҗүмнәрен көчәйтә бара.

Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина, Татарстанга басымның 90нчы елдан бирле кимегәне дә юк, ди. Аның фикеренчә, бу максатчан бер сәясәт.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина
“Дөресен генә әйткәндә, татар дөньясына һөҗүмнең беркайчан да кимегәне юк. Мәскәү татар дөньясын бетерү өчен тагын никадәр көч кулланырга кирәклеген гел сынап кына тора. Мәктәпләргә басымны шуның кадәр нык ясадылар, татар мәктәпләрен инде бөтенләй бетерделәр диярлек.

Хәзер милләт үзен дин эчендә сакларга җыенган вакытта, дингә һөҗүм итәләр. Чөнки мәгарифне бетергәч, татарлар мәчетләрдә берләшә башлаганын аңладылар. Чынлыкта бүген бара торган процесслар - зур стратегик, тактик мәсьәләләрнең хәл ителеше.

Бөтен нәрсәгә дә баш иеп, Мәскәү нәрсә эшләр икән дип битараф кына карап торган Татарстан хөкүмәте кешеләренә гаҗәпсенәм. Депутатларның халыкка мөрәҗәгать итмәүләре, “без булдырабыз” дигән булып, булмаганны бар дип алдап утыруларына аптырыйм”, ди Нәҗибә Сафина.
XS
SM
MD
LG