Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41

Татарстан дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң республика хакимиятләре барлык ислам мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә хокуклы 7 кешелек исемлек чыгарды.

Татарстанда матбугат, радио-телевидение өлкәсен багучы "Татмедиа" агентлыгы рәсми мәгълүмат чараларына республикадагы ислам тормышы турында мәгълүматны түбәндәге кешеләрдән генә алырга киңәш итә: мөфти Илдус Фәиз, Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан ислам университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин, Голәма шурасы рәисе Рөстәм Батров, “Солтан” мәчете имамы Камил Бикчәнтәев.

Бу кешеләр ислам диненең хәнәфи мәзхәбен тота һәм ваһабилар белән көрәшүчеләр буларак танылган, дип искәртә Казандагы интернет газетлар.

Мөфти Илдус Фәизнең шартлатылуы һәм Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб үлеменнән соң, матбугатта сәбәпләр турында каршылыклы мәгълүмат чыга башлаган иде.

Рәсми караш бер генә

Бу һөҗүмнәр артында кемнең тора алуы турында имамнар, җәмәгать эшлеклеләре төрле-төрле фикерләр әйтә башлады һәм алар рәсми караштан нык аерылды.

Мәсәлән, бу эшне алып баручы тикшерүчеләр һөҗүмнәр артында хаҗ оештыру һәм хәләл әйберләр сәүдәсе өлкәсендәге бизнес каршылыклар торырга мөмкин дип белдерде.

Шул ук вакытта, Русия эчке ишләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы Артем Хохорин һәм элегрәк Русия тикшерү комитеты вәкилләре радикал исламчыларның активлыгы һәм идеологик каршылыклар турында әйтте.

Кайбер имамнар һәм җәмәгать эшлекләре дә, Азатлыкка бу һөҗүмнәрне дәүләт оешмалары, махсус хезмәтләр оештыргандыр дигән фаразлар әйтте.

Шулай итеп, буталчык килеп чыкмасын өчен һәм "радикаль карашлы исламчыларга үз карашларын үткәрергә мөмкинлек бирмәс өчен" хакимиятләр мөфтиятнең рәсми карашын белгертүче 7 кешене сайлап алды.

Татарстан диния нәзарәтенең идарәсе башлыгы Ришат Хәмидуллин Казандагы бер интернет сәхифәгә: "Әлеге исемлек мөфтият һәм Татарстан президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү бүлеге белән бергә төзелде", диде.

Хәмидуллин әйткәнчә, нәзарәтнең мәгълүмати сәясәте турындагы карары нигезендә әңгәмә биргән дин әһелләре карашларын мөфтият белән килештерергә тиеш. Аный әйтүенә караганда, соңгы вакыйгалардан соң Диния нәзарәте бу тәртипне үзгәртергә булды. Ягъни элек башка имамнарга да фикер белдерергә яраган.

"Татмедиа" агентлыгы тараткан документның төп нөсхәсе бездә булмаса да,
“Татарстан- яңа гасыр” телеканалы да, "ВГТРК-Татарстан" каналы хезмәткәрләре дә андый исемлекне алуын раслады, әмма аңлатмалар бирүдән баш тартты.

Түрәләр советларча җавап бирә

Бәйсез “Звезда Поволжья” газета баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов хакимиятләрнең бу гамәлен коткыга бирелү дип бәяләде.


Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

“Бу түрәләрнең элекке заман стилендә мөнәсәбәт күрсәтүе. Әйдәгез, без бөтен нәрсәне ябабыз, кисәбез, бернәрсә дә күрмибез, бернәрсә дә ишетмибез, димәк, болар чынбарлыкта юк. Хәзерге заманда интернет бар. Мәгълүмати кырның күбесе хәзер анда инде”, диде Рәшит Әхмәтов Азатлыкка.

Әлеге исемлектән тыш, башка дин әһелләренә, җәмәгать эшлеклеләренә, гади мөселманнарга фикер белдерергә тыелмаган-тыелуын, әмма рәсми мәгълүмат чаралары хәбәрчеләренең исемлек кысаларыннан чыгып, аларның фикерен соравы шикле. Бигрәктә күпчелек газет-журналлар, радио-телевидение, интернет сәхифәләр, агентлыкларның "Татмедиа" яки республика казнасыннан акча алуын истә тотаканда.

Дин турында хәбәрдар һәм әйтер сүзе булган кешеләр гадәттә үзләре дә, ул-бу булмасын дип, рәсми караштан аерыла торган фикер белдерүдән тыелып кала.

Әлеге исемлеккә нигезләнеп, рәсми караштан аерылган фикер әйтүчене "радикаль исламчы" дип атарга уңай мөмкинлек ачыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG