Accessibility links

Александр Бастрыкин Казанга килде


Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Казанга тотканнарны җәзалаган полиция хезмәткәрләренең эше һәм террор гамәлләрен тикшерү эшләренең ничек баруы белән тынышырга килде, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин Бастрыкин катнашлыгында үткән җыелышта игътибар үзәгендә Казанда дин әһелләренә булган һөҗүмнәрне тикшерү барышы торды.

Шулай ук ул “Дальний” полиция бүлегендә тоткыннарны җәзалаган хезмәткәрләрне җавапка тарту эше хакында да мәгълүматлар белән танышты, дип хәбәр итте Абдуллин.
XS
SM
MD
LG