Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Татарстан мөҗәһитләре мөрәҗәгате"н провокация дип атады [видео]


Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин, “Татарстан мөҗәһитләре” видеосын провокация дип атады.

“Эчке эшләр министрлыгы яки Федераль иминек хезмәте вәкилләре бу видеоны тикшерәчәк. Әмма аңа карап анда нәкъ менә Татарстан мөҗәһитләре икәнен ничек аңларга, анда теләсә кайсы төбәк мөҗәһитләре була ала. Уртадагы кеше ерак утыра, аның битен күреп булмый. Әгәр алар бу видеоны Татарстан өчен генә хас урында төшерсәләр, аның республикага катнашы булуын әйтер идек. Монда кайсы як урманы икәне аңлашылмый”- дип әйткән Абдуллин.

Аның фикеренчә бу видеоны дин әһелләренә булган һөҗүмнән соң оештырылган чираттагы провокация дип санарга кирәк.

Әлеге видео язма Youtube сәхифәсендә 19 июльдә чыккан иде.

Анда билгесез бер урманда коралланган, яшел киемнән, кара битлектән 7 кеше ике рәткә тезелгән. Арттагы рәттәге 4 кеше кораллар күтәреп тора. Алгы рәттә 3 кеше чүгәләп утырган. Аларның уртанчысы битен яшермәгән. Ул түбәтәй кигән, кулына корал тоткан. Ул үзен Мөхәммәд дип таныта. Әлеге ир кеше "Без Татарстан мөҗәһитләре 2007 елда Доку Умаровка ант биргән идек. Хәзер 2012 елда антыбызны яңартабыз" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG