Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эсерлары Мәскәүдәге җитәкченең китүен таләп итте


Татарстан эсерлары Левичевның китүен таләп итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00
йөкләү

Татарстан эсерлары Левичевның китүен таләп итте

27 июльдә “Гадел Русия” партиясенең Татарстан бүлегенең элеккеге җитәкчелеге Казанда митинг оештырып, партия җитәкчесе Николай Левичевның урыныннан китүен таләп итте.

Партия бинасы янында 50дән артык фирка әгъзасы катнашында узган митингта “Гадел Русия” партиясе җитәкчесе Николай Левичевның вазифасыннан алынуын таләп ителде.

Күбесенчә яшьләр катнашкан митингта партия байраклары белән беррәттән, “Гадел Русия” фиркасендә яшьләргә урын юк”, “Без Шариковлар түгел”, “Татарстанда Швондерларга урын юк”, “Левичевны без сайламадык”, “Без попугайлар түгел” дигән шигарләр күтәрелгән иде.

Фәрит Фәрисов: “Без партиягә түгел, Левичевка каршы”

Митингта чыгыш ясаган партиянең Татарстан бүлегенең элекеге рәисе Фәрит Фәрисов, “Без партиягә каршы түгел, без партия җитәкчесе Левичевка гына каршы чыгабыз. Без һәрнәрсәнең ачык булуын таләп итәбез. Безнең фикерләр белән Татарстанда санлашалар һәм без Мәскәү җитәкчелегенең дә фикерләребезгә колак салуын телибез”, дип белдерде.

“Гадел Русия” партиясенең Татарстан бүлеге идарә җитәкчесе Азат Ислаев, Левичев алып барган сәясәттән ачыктан-ачык риза булмауларын бәян итте.

Азат Ислаев: ”Безне зыян китерүчеләр дип партиядән чыгардылар”

“Левичев регионнардагы көчле лидерларны юкка чыгара. Әйтик, Фәрит Фәрисов белән дә шундый хәл булды. 29 июньдә аның белән беррәттән мине дә партиядән чыгардылар. Моңа сәбәп итеп төгәл генә бер ни дә әйтмәделәр. Бары тик “Партиягә зыян китерәсез” дип белдерделәр. Без бу карар белән риза түгел. Шуңа күрә бүген бу митингны оештырдык та.

Без Левичевның отставкага китүен таләп итәбез. Ул партия башында булырлык кеше түгел. Партия башында Сергей Миронов булырга тиеш. Левичевның сәясәтенә ризасызлык белдереп Татарстандагы 15 мең фирка әгъзасы да партиядән чыгуларын игълан иттеләр”, дип белдерде ул.

“Левичев попугайлар ярата”

Бүгенге митингка Казандагы иң зур попугайларның берсен алып килгәннәр иде. Ислаев моның билгеле бер максаттан чыгып эшләнүен әйтте.

“Левичев Русиянең иң зур попугай коллекциясенә ия кеше. Бу попугайны митингка алып килеп Левичевка үзебезнең попугайлар булмавыбызны, безне алдый алмаячагын белдерергә теләдек”, дип белдерде ул.

Митинг ахырында фирка эмблемасы төшкән футболкалар, шигарле плакатлар, Татарстан бүлегенең элмә тактасы һәм Казанның иң зур попугае почта аша “Гадел Русия” партиясенең җитәкчесе Николай Левичевка җибәрелде. Шулай ук “Гадел Русия” сәяси партиясенең лидеры Сергей Мироновка фирканең Татарстандагы эшчәнлеген чагылдырган ачык хат та юлланды.
XS
SM
MD
LG