Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке премьеры Сарбаев гаепсез дип табылды


Раил Сарбаев мәхкәмә утырышыннан соң журналистлар белән очраша, Уфа, 27 июль 2012
Раил Сарбаев мәхкәмә утырышыннан соң журналистлар белән очраша, Уфа, 27 июль 2012

27 июльдә Уфаның Киров районы мәхкамәсе бюджет акчасын үзләштерүдә гаепләнгән элекке премьер Раил Сарбаевка аклау карары чыгарды.


Җомга көнне Уфаның Киров районы мәхкамәсе хөкемдары Мөнир Вәлиев 1.6 миллион сум бюджет акчасын шәхси мәнфәгатьләрдә куллануда гаепләнүче Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевны гаепсез дигән карар чыгарды.

Тикшерү комитеты тикшерүчеләре раславынча, Раил Сарбаев 2009 елның 27 декабрендә бюджет акчасы исәбенә очкыч яллап, шәхси эше белән Венага барып кайткан. Ә Сарбаев үзе, мин анда ул вакыттагы президент Мортаза Рәхимов кушуы буенча, аның Австриядә яшәүче улы Урал Рәхимов белән очрашып, төбәктәге социаль объектларны төзүгә спонсор акчалары бүлү мәсьәләләрен тикшердем, дип белдерә килде.

Мәхкамәгә шаһит сыйфатында чакырылган экс-президент Мортаза Рәхимов та Сарбаевның сүзләрен җөпләп чыккан иде.

27 июльдә хөкемдар Мөнир Вәлиев Сарбаевның сүзләрен бермә-бер, дигәндәй, кабатлап аны гаепсез дип игълан итте.



Раил Сарбаев мәхкәмә карары белән канәгать булуын белдерде:



23 июльдә үткән мәхкамә утырышында прокуратура вәкиле Сарбаевны ике елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 1 миллион сум штраф түләтүне сораган иде.
XS
SM
MD
LG