Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Навальныйның бер шикаяте президентка барып җитмәгән


Мәскәү – Танылган блоггер Алексей Навальныйның Русия президенты Владимир Путин исеменә җибәргән мәрәҗәгате президент идарәсенә барып җитмәгән. Бу турыда бүген президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Навальный Русиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның Чехиядә бизнес тотуы һәм бу илдә яшәү хокукына ия булуын тикшерергә сорап президентка мөрәҗәгать иткән булган.

Ә менә Навальныйның икенче мөрәҗәгате - Бастрыкинның “Новая газета” журналистына янаулары турындагысы президент идарәсенә барып җиткән. Песков сүзләренчә, бу мөрәҗәгать тикшерү өчен прокуратурага җибәреләчәк.
XS
SM
MD
LG