Accessibility links

Лавров: Курил утраулары мәсьәләсендә каршылыклар саклана


Сочи – “Русия белән Япониянең солых килешүе мәсьәләсендә карашлары һаман да туры килми.”

Әлеге белдерүне Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Сочида Япония тышкы эшләр министры Коитиро Гэмба белән очрашудан соң ясады.

“Берүк вакытта тарафлар шау-шу куптармый гына, тыныч сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер”, дип өстәде ул.

Коитиро Гэмба сүзләренчә, сөйләшүләр министрлар һәм югары җитәкчеләр дәрәҗәсендә дәвам итәчәк.

Көньяк Курил утраулары тирәсендәге каршылыклар ике ил арасында солых килешүе төзүгә төп киртә булып тора.
XS
SM
MD
LG