Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:51

Олимпиада башланды. Беренче тәэсирләр


Темза елгасы буйлар Олимпия утын китерү күренеше, 27 июль 2012

Темза елгасы буйлар Олимпия утын китерү күренеше, 27 июль 2012

Менә Англия өчен тарихи көн – Олимпиада ачылышы килеп тә җитте.

Шушы блогны башлар алдыннан мин күзәтүләремне язар өчен җайлы бер куен дәфтәре таба алмый интектем. Ә аннары “Keep calm and have a cupcake”, ягъни «Кызма, бер кабартма ашап куй!” дигән бер блокнотка күзем төште. Проблем хәл ителде – Лондон үзәгендә эшләгән һәр җирле кешегә әлеге девиз бу көннәрдә бик туры килә, шулай итеп фикер теркәргә дәфтәр үзеннән-үзе табылды.

Игътибарны шул җәлеп итте – Уеннарның нәкъ менә Лондонда үтүен җирле халыктан барысы да шатланып кабул итми. Беренче чиратта моңа төрле илләрдән һәм җирләрдән күпсанлы туристларның килүе сәбәп булып тора, димәк, җәмәгать транспорты шыгрым тулы булачак дигән сүз. Кайбер урыннарда аны гомумән кулланып та булмаячак.
Машина йөртүчеләр өчен дә британ башкаласы буйлап хәрәкәт итүдә өстәмә чикләүләр – бар Лондон буйлап урамнарда яңа линияләр сызылды, алар Олимпиада транспорты өчен генә, ялгыш кына шуннан үтсәң дә акчалата җәза эләктерә аласың.

Ә инде җәмәгать транспортында йөрүчеләр өчен төп мәсьәлә – эшкә ничек барып җитәргә? Күпләр бу чорда эшен өйдән генә эшләүне, йә инде гомумән ялга китүне хуп күрде. Шуңадыр да бүген метрода кеше аз иде, әмма бу бит әле Олимпиаданың башы гына.

Безнең ширкәттә читтән торып эшләү рөхсәте юк, димәк миндә ике генә мөмкинлек бар иде: яшәү урыныннан эшкә кадәр йөгертеп кенә бару (бу якынча бер сәгать вакыт алыр иде), йә инде Лондон үзәгендә яшәгән дус кызым янына күчү, ә аннан эшкә җәяү генә ярты сәгатьтә барып җитеп була. Мин икенче вариантны сайладым.

Лондон халкының күпчелеге Олимпия уеннарын телевизордан гына карауны хуп күрә: башкалар белән этелеп-төртелеп тә йөрмисең, ярышларны да яхшырак күрәсең, акча да түкмисең, аннары – анда барып карап йөрергә вакыт та юк.

Лондонда урысча сөйләшүне болай да еш ишетергә туры килә иде, хәзер исә Русия һәм башка пост-совет илләреннән туристларның тагын да күбрәк килүе сәбәпле мин ул телне адым саен диярлек ишетәм. Кайвакыт онытылып та китәм – мин Лондондамы, әллә инде кире Херсонга кайттыммы?

Тагын бер плюс бар икән – бүген метрода бар станцияләрнең дә төнге икегә, ә кайберләренең хәтта өчкә кадәр ачык булачагын игълан иттеләр. Гадәттә алар төнге уникедә үк ябыла.

Олимпия уеннары вакытына Лондонда Russia Park та ачыла, тиздән шунда барырга исәп. Киләсе язмам да шул хакта булыр.

Әлфия Әхмәтова
Лондон шәһәре
XS
SM
MD
LG