Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Алабайтал – Оренбур өлкәсендәге биш йөзләп халкы булган татар авылы. Шулай да аның исеме һәм даны, мөгаен, еракларга таралып өлгергәндер. Авылны танытучылар – ике крестьян-фермер хуҗалыгы.


Алабайтал авылы халкын барлык яшелчәләр, азык-төлек белән тәэмин итүчеләр һәм авылга икенче сулыш бирүчеләр: Хөсәен Хәсәнов белән Зәйнулла Курамшин.

Барча җирдәге кебек бу авылда да колхоз күптән таркалган.Тик халык эшсез түгел. Алар әлеге ике крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Бу хуҗалыкларда заманча һәм иң алдынгы техника паркы булдырылган.

Хөсәен Хәсәнов хуҗалыгында кырга кадәр үсемлекләрне теплицаларда үстерәләр. Хуҗалык рәисе яшерми: аерым үсемлекләрнең иң яхшы төрләреннән һәм хуҗалыкның орлыкчылык эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур уңышлар алалар.

Фермер Хөсәен Хәсәнов

Фермер Хөсәен Хәсәнов

Оренбур өлкәсенең ике тапкыр иң яхшы фермеры дип танылган, яшелчәләр үстерүче Хөсәен Хәсәнов әлеге ел уңышлы булырга тиеш, моңа ярдәмгә эсселек тә килә дип ышана. “Табигатьнең эсселеге – яшелчәләргә яхшы гына була, авырулар азая. Көннәр җылы булса, үсемлекләр үсә башлый. Инде корып китсә, су сибәргә кирәк, шул да яхшы була. Инде кыяр, баклажан, борычны,тагын суган, кишер, чөгендерне җыйнап ятабыз инде”, дип сөйләде фермер Хөсәен Хәсәнов.

Соңгы елларда Алабайтал авылы халкы бәрәңге утырту-алуның нәрсә икәнен дә оныткан. Бу борчу-мәшәкатьләр фермерлар җилкәсендә. Нәкъ зур уңышлар аркасында авыл халкына социаль ярдәм итү мөмкинлеге дә туа: юллар, мәчет төзекләндерелә. Хөсәен Хәсәнов йөз еллык мәчетне төзекләндерә, манара да куйдыра. Бу аның әтисе Әхмәтсафаның васыяте була.

Әле берничә ел элек кенә туган авылына кайтып төпләнгән фермер Зәйнулла Курамшин бүгенге көндә күбрәк чәчү орлыкларын үстерү белән шөгыльләнә. Яз башындагы корылыктан яңа технологияләр коткарган, соңгы вакытта яңгырлар да ярдәмгә килгән. Өметләр дә зурдан: орлык өчен сайланма көнбагыш, арпа, нут, борчак үстерәләр.

“Бодай 130 га чәчелгән, аны да орлык итеп сатырга дип әзерлибез, гаризалар да күп ул ашлыкка. Каты “Оренбургский 10” дигән сортлы бодай бүгенге көндә күкрәктәй булып утыра. Яхшы уңыш алырга әзерләнәбез. Эшләгән халыкка дип 5 га бәрәңге утыртылган, 4,5 га карбыз-кавын утырттык”, дип сүзен тәмамлады Зәйнулла Курамшин.

“Кырдагы түгел, амбардагысы ашлык”дисәләр дә, бүгенге көндә үк күренеп тора: бу ике хуҗалыкның амбарлары буш булмаячак.
Бәрәңге басуы

Бәрәңге басуы

XS
SM
MD
LG