Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда талиплар һөҗүмендә сигез кеше корбан булган


Кабул – Бүген Әфганстанда талиплар һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә сигез кеше корбан булды.

Илнең көнчыгышындагы Вадак вилаятендә сугышчылар Чак районы башлыгы Исмаил Вафа барган машинаны утка тоткан. Исмаил үзе һәм аның улы вафат булган.

Көньяктагы Һелманд вилаятендә талиплар полиция бүлегенә һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә өч полиция хезмәткәре һәм өч сивил кеше һәлак булган. Тагын өч кеше җәрәхәтләр алган.
XS
SM
MD
LG