Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең милли шурасы Берләшкән милләтләргә мөрәҗәгать итте


Димәшк – Сүриянең оппозициядәге милли шурасы Берләшкән милләтләр оешмасын Халеб, Хомс, Димәшк шәһәрләрендәге вазгыятьне кичекмәстән тикшерергә чакырды.

Бу шәһәрләрдә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында каты бәрелешләр бара.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимы оппозиция тарафдарларын күпләп юк итәргә тырыша.

Якшәмбе иртәсеннән бирле хөкүмәт көчләре Халеб каласында гыйсьянчыларга каршы һөҗүмнәр башкара. Иң каты бәрелешләр Сәләхетдин, Әл-Хәдид, Әл-Аркаб бистәләрендә бара.

Оппозиция вәкилләре берничә һөҗүмне кире кагуын һәм берничә танкны юк итүен хәбәр итте. Ләкин бу хәбәр бәйсез чыганаклардан расланмаган.
XS
SM
MD
LG