Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

2-5 август көннәрендә Алабугада төрки илләрнең күн эшләнмәләр фестивале була. Сәнгать белгече Розалина Шаһиева күнне каюлау ысулын ЮНЕСКОда татарныкы итеп рәсмиләштерергә кирәклеген әйтә.

ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы 2012 елда Алабуганы төрки илләр һөнәрчеләренең башкаласы дип игълан иткән иде. ТӨРКСОЙ чаралары уңаеннан 2-5 август көннәрендә Алабугада төрки илләрнең күн эшләнмәләр фестивале уздырыла. Фәнни симпозиумда катнашучылар төрки дөньяның халык сәнгате, күн эшләнмәләрнең төрле илләрдә саклануы һәм алга таба да югалтмау хакында фикер алышачак. Чарада Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Төрекмәнстан һәм Русиянең күп төбәкләреннән килгән декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм халык һөнәрчеләре үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Розалина Шаһиева фикеренчә, каюлы күн эшләнмәләр һәр татар өчен дә бәйрәм киеменә әйләнергә тиеш.

– Розалина ханым, татарларда күн сәнгате традицияләре ничәнче гасырларга ук барып тоташа?

– Бизәкләп эшләнгән күн читекләрнең башы Алтайга, безнең эрага кадәр V-VI гасырларга ук барып тоташа. Безнең ата-бабаларыбыз әллә кайчан ук күнне эшкәртеп аңа сәнгать итеп караган була. Бездә, татарларда XVIII-XIX гасырларда һәм бүгенге көндә дә каюлы күн горурлыгыбыз булып тора. Бу техника бер генә милләттә дә, бер генә илдә дә очрамый. Бу – безнең ата-бабаларыбыз уйлап тапкан, гаҗәп рациональ, гаҗәп нечкә һәм гүзәл технология ул. Ул апликация, ягъни күнне-күнгә ябыштыру түгел, ә тышында ике миллиметрлы кайма калдырып, шуның белән эш итеп, эчтән энәләр белән аларны беркетеп, тыштан араларыннан бизәк җибәрү. Бу бизәкләр йә энҗе, йә асылташлар, йә төенләнгән-төенләнгән ефәк җеп тә булырга мөмкин.

Бу технология, бер яктан, рациональ булса, икенче яктан, гүзәл, чөнки ул бизәкләрнең каймаларында матур-матур, энҗе сыман бизәмнәр-бизәкләр тудырырга мөмкинлек бирә.

Каюлы күннән эшләнмәләр

Каюлы күннән эшләнмәләр

Татар итекләренең килеп чыгышы, барыбер, бик борынгы. Алар Казан ханлыгы чорында да булгандыр дип уйлыйм. Безнең музейда ул чорга караган экспонатлар бар. Безнең технология "каюлы күн", ә читекләребез "чәмчәләй читекләр" дип атала. "Чәмчәй" - ул энҗе дигән сүз. Хәтта энҗе белән дә бизәгәннәр.

Бездә бүгенге көндә дә бик зур квалификацияле осталар бар. Алар: София Кузьминых, Светлана Гарбузова, Илдус Гайнетдинов, Әлфия Җәмилова, "Туран-Арт" фонды осталары һәм башкалар.

Без күн эшләнмәләребезне киюне киләчәктә үзебезнең бәйрәмнәргә кертергә тиеш. Әле минем балачакта, 50-60нчы елларда күн читекләрне киеп йөри иделәр. Ә 70-80нче елларда алар экспонатка әйләнгәч, аны ул вакытларда Арча фабрикасында кул белән эшләделәр, менә ул чыгарган әйберләрне без кибет киштәләрендә карап соклана идек. Шуны киясебез килә иде. Ни өчендер безнең бәйрәмнәргә каюлы күн читек рәвешендә кереп китә алмый.

"Туран-Арт", мисал өчен, киемнәр, сумкалар, төрле асылмалар, һәдияләр дә ясый. Бу ширкәт күнне эшкәртү һәм сәнгати дәрәҗәгә җиткерүдә бик алга атлады. Минемчә, бүген Суфия Туктарова һәм Кузьминых каюлы күннең остазы. Кузьминых аны борынгы этапларыннан алып өйрәнде. Күннән триптихлар ясалды. Күн хакимлек иткән бөтен нәрсәләр дә тудырылды. Мисал өчен, бер төсле генә кызыл читекләр, әмма алар барыбер каюлы итеп ясалды. Шулай ук күп төсле, үкчәле һәм үкчәсез читекләр дә эшләнде.

– Сез каюлы көнне тормышка кертеп җибәреп, аны бәйрәм киеме итү кирәк дидегез. Ә ничек булдырырга соң моны?

– Балтыйк буенда һәм шулай ук безнең керәшен татарлары бәйрәмнәренә милли кием киеп чыга. Балтыйк буенда латышлар, литвалар җыр бәйгеләре вакытында көне буе милли кием киеп йөри. Безгә дә Сабан туйларда милли кием кию традициясен кертү кирәк. Инде вакыт.

– Киеп килмәгәннәрне борып тору өчен капка төбенә сакчы куеп булмый бит.

– Моны президент та, мәдәният министрлыгы да кертми. Мәдәни оешмалар тәкъдим итәргә һәм халык арасына кертеп җибәрергә тиеш. Яшьләр һәм балалар бәйрәмнәрендә дә милли кием кию традициягә әйләнергә тиеш. Татарның милли киеме ул гаҗәп әйбер, андый милли кием ул бер халыкта да юк.

– Каюлау ысулын берәр халык үзенә алмаганмы, ишеткәнегез булмадымы?

– Каюлы күнне кабатлаган милләт юк әле. Берзаман безгә Кушма Штатлардан бер институттан килгән иделәр. Алар Татарстан яңа технологияләргә әзер микән дип кызыксынды һәм тикшерү үткәрделәр. Безнең музейга килеп алар каюлы күнне күрделәр дә: "Бу милләт югары технологияле XXI гасырга керә ала", дип әйттеләр.

Каюлы күн

Каюлы күн

Чыннан да, каюлы күн югары технология ул. Аны сакларга кирәк. Беренчедән, бу сәнгатьне ЮНЕСКО дәрәҗәсендә татар халкыныкы икәнлеген рәсмиләштерү кирәк. "Татар каюлы күне" дигән гыйбарә әлегә сүздә генә. Мин бездә эшләнгән әйберләрне Урта Азиядә Бохара музейларында да күрдем. Алар аны татарныкы дип күрсәтә. Алар үкчәле хан читекләрен "сезнең татарларның каюлы күне" дип күрсәтә. Безгә дә сәнгать тирәсендәге белгечләргә моны саклауны кайгырту, татарның гаҗәп иҗаты икәнлекне тәкърарларга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG