Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйга 10 ел төрмә яный


Блогер Алексей Навальныйга бүген яңа гаепләү белдерелде.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин, Навальный зур күләмдә кеше милкен үзләштерүне оештыруда гаепләнә, диде. Моның өчен аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Оппозиция вәкиле шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Навальный 2009 елда Киров өлкәсе губернаторы киңәшчесе булганда "Кировлес" ширкәтен алдан ук зыян китерәчәге билгеле булган килешүләр төзергә мәҗбүр иткән.

Үзе ул бу гаепләүне "акылга сыймаслык" дип атады. "Бу гаепләүләр чынбарлыктан һәм шахитләр сөйләгәннән ерак", диде Навальный.

Киров өлкәсендә булган тикшерүләр Навальныйны гаепләргә сәбәп тапмады, әмма май аенда тикшерү комитеты җинаять эшен кабат ачты.
XS
SM
MD
LG