Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41

Искәндәр Сираҗи: "Илдус Фәизне җентекләп тикшерергә кирәк"


29 июль Казанда үткән пикет вакытында журналист Искәндәр Сираҗи Азатлыкка биргән әңгәмәсендә дин әһелләренә булган һөҗүмнәргә карата үз фикерләрен җиткереп, бу хакта язма әзерләвен әйткән иде. Бүген сезгә аның "Безнең гәҗиттә" дөнья күргән язмасын тәкъдим итәбез.

Республикада ниндидер бик сәер вә куркыныч уен бара, тик инде ничә көн буе шуның кагыйдәләрен аңлый алмый азапланам. Чөнки аңлата алмаслык вакыйгалар булып кына тора.

Сәер «күнегүләр»

24 июль көнне, кичке дүртләр тирәсендә кесә телефоныма хәбәр алдым: дустым Азат Гайнетдинов машинасы астына бомба салынган, хәзер Мөштәри урамында торучы «Ниссан Х-Трейл» машинасын хокук сакчылары, саперлар камап алган, беркемне якын җибәрмиләр, имеш. Тиз генә шул якка чаптым. Минем белән диярлек тагын берничә журналист килеп җитте, ә хокук сакчылары берни аңлатмый гына китеп барды. Вакыйгаларны башыннан азагынача күзәтеп торучылар исә машина астыннан ниндидер тартма алуларын сөйләде. Кайберәүләр кесә телефонына да төшереп алган булып чыкты. Шунда ук журналист халкы Эчке эшләр министрлыгына шалтыратып шәрехләү таләп итә башлады. «Бернинди дә бомба юк», диделәр. Әмма фактлар бит киресен раслый – саперларның эшен йөзләгән кеше күргән, күпме халык телефонына төшереп алган! Шуңа да бу җавап берәүне дә канәгатьләндермәде, министрлыктан шәрехләү таләп иттеләр. Ниһаять озак уйлый торгач, тегеләр җавабын тапты: «Өйрәнүләр генә иде ул»…

Әмма вакыйгалар моның белән генә төгәлләнмәде. Кызыксынучан журналист халкы таралып та өлгермәде, Азат Гайнетдиновның машинасы янына тагын саперлар төялгән машина килеп туктады. Алар җыелган халыкка берни аңлатмый гына машинаны янә бер тапкыр тикшерде дә, бер сүз әйтми китеп барды.

Якында гына шушы тирәнең участок инспекторы йөри иде, аннан ни булганын сорап карадым – үзе дә бер нәрсә аңламый. Азат та бернәрсә белми булып чыкты.

– Мин офистан чыкканда машинаны уратып алганнар иде инде. Нәрсә булганын сорагач: "бомба" дип җавап бирделәр. Менә аптырап утырам әле: нәрсә булыр бу? ди ул.

Мин күргәннәр – булмаган күренеш

Халык таралып, урам тынычланып калгач, кайтып интернетны ачсам, андагы хәбәр тәмам аптырашта калдырды: мондый хәлнең бөтенләй булганы юк дигән рәсми белдерү эленеп тора. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте исеменнән «Татар-информ» агентлыгы сайтына куелган ул: «Кайбер мәгълүмат чыганакларында Мөштәри урамында автомобиль астына бомба куелуы турында хәбәр таратылды. Бернинди машина астында да, бернинди бомба юк иде. Без журналистлардан нинди дә булса вакыйга хакында мәгълүмат булса, аны җентеклерәк тикшерүне һәм шәрехләү сорап Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез».

Менә сиңа мә! Йөзләгән кешеләр күреп торган вакыйгалар бөтенләй булмаган икән! Ә «өйрәнүләр» ничек? Министрлык беренче шәрехләвеннән баш тартамы? Өйрәнү булса, өйрәнү дип, ялган хәбәр икән – бомба булу расланмады дигәндә, ни буласы икән?! Берни булмады, дию… Белмим, минемчә, томанлы вә бик сәер күренеш бу һәм күпләрне үз версияләрен уйларга этәрә торган фал. Менә мин дә үземнекен уйлап чыгардым. Чөнки рәсми мәгълүмат бөтенләй диярлек бирелми, ә бирелгәне, күргәнегезчә, хакыйкатьтән үтә ерак тора. Мондый шартларда матбугатны «дөрес булмаган мәгълүмат таратуда», «яла ягуда» гаепләп тә булмый, әмма гаепләрләр дип шикләнәм…

Фантазия генәме?

Инде булып узган вакыйгаларга анализ ясап карыйк. Ни өчен өйрәнүләр нәкъ менә Азат Гайнетдинов машинасында уздырыла? Әгәр хәтерегездә булса, Азатны Вәлиулла Якупов атып үтерелгән, Илдус Фәиз «шартлаган» көнне үк кулга алып, икенче көнне үк гаебе булмау сәбәпле чыгарып җибәргәннәр иде. Ләкин әле дә кесә телефоннарын бирмәгәннәр. Димәк, аны әле дә күз уңында тоталар һәм ул кемгәдер бик «кирәк» (аста бу хакта сүз булыр). Шуңа да аның машинасы «өйрәнүләр» объектына әверелү зур шик тудыра. Янәшәдә бит йөзләгән машина тора, ник шуларның берсен дә сайламаганнар. Арада бик кыйммәтлеләре дә бар иде, алар астында гади генә бомба муляжы да «үтә затлы» булып күренергә мөмкин… Әллә бу муляж гына булмадымы?

Нәкъ шулай булгандыр дип әйтмим, әмма бераз фантазиямне җигеп, азмы-күпме аңлаешлы версия тәкъдим итә алам.

Әйдәгез, уйлап карыйк. Вәлиулла хәзрәтне атып үтерделәр, мөфтинең машинасы шартлады. Моны бит кемдер оештырган, әзерләгән, башкарган. Әлбәттә, ниндидер вак-төяк бәндәләр кулыннан гына килә торган эш түгел бу. Димәк, «заказчик»ны, «оештыручы»ны, «үтәүче»не табарга кирәк. «Үтәүче»не табу җиңел: бер төркем сакаллы мөселманнарны җыеп ябасың да, берәр атнадан берничәсенең нервысы түзми һәм алар «бар гаебен таный». Ә менә «заказчик»ны табу авыррак. Ул гадәттә «үтәүче» белән очрашмый, аның белән «үтәүче» арасында арадашчы – «оештыручы» була. Чылбырны төзү өчен берәүне «оештыручы» итеп билгеләргә кирәк. Әгәр ул «ялгыш кына» үлеп китсә, машинасында шартласа бигрәк тә әйбәт – «заказчы» үзен белүчене юк итте дигән сылтау табып була. Бу очракта инде бөтен тоткарланучылар да «оештыручы» дип үлгән кешене күрсәтәчәк. Чөнки бу күрсәтмә белән бер гөнаһсыз кешегә зыян салып булмый – ул юк, ник тиктомалдан кыен ашарга? Барыбер утыртачаклары мәгълүм бит, инде мисаллары да бихисап…

Югарыда сөйләгәннәр бары бер версия генә, ә кемгәдер яла ягу түгел – «язучының фантазиясе» дип кабул итегез. Ләкин бу фантазиягә җирлекне аңлаешсыз вакыйгалар бирә.

Буяулы «бомба»

Икенче көнне дә Казанның Мөштәри урамындагы вакыйгага охшаш хәл булды. Анысы рәсми белдерүләргә үк барып җитмәде. Безгә Әлмәттән хәбәр килеп төште. Анда Ш.Мәрҗани урамының 162нче йортында шартлаткыч куйганнар, имеш. Ләкин тикшерә торгач моның «пейнтбол» уенында кулланыла торган буяу тутырылган зыянсыз граната гына икәнлеге мәгълүм булды. Кемнәрдер шуны беркетеп, бау белән тарттырып киткән. Әгәр берәрсе шул бауга сөрлегеп китсә, «бомба» шартлый һәм сөрлегүче аллы-гөлле буяуга бата. Монда саперларга караганда күбрәк кер юучы вә подъезд җыештыручы кирәк булгандыр… Әмма монысы да Азат Гайнетдинов машинасындагы бомбаны шаяруга гына кайтарып калдыру өчен «кызыксынучылар» тарафыннан махсус эшләнмәде микән?

Шартлауга илткән кыска юл озын

Ярар, Вәлиулла Якуповның үлеме хакында күпмедер мәгълүматыбыз бар: үтерүче алты тапкыр аткан, шуларның өчесе кулындагы портфеленә, өчесе үзенә тигән. «Контроль» атуның булмавы, пуляның хәзрәт кулындагы портфельне дә тишеп уза алмавы коралның көчсез, ә киллерның профессиональ булмавын күрсәтә.

Ә менә мөфти Илдус Фәизнең «шартлавы» хакында бик аз мәгълүмат бирелә. Гадәттә, берәр җирдә шартлау булса, тикшерү органнары беренче эш итеп нинди шартлаткыч кулланылуын, аның куәтен хәбәр итә. Безнең мөфти уңаеннан исә бернинди хәбәр бирелмәде – шартлаган һәм вәссәлам! Ярый әле интернет барын да белеп, анализлап тора.

СССР КГБсының шартлаткычлар белән бәйле хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Владимир Михайлов мөфти машинасының януы видеоязмасына карап үзенчә анализ ясаган. Ул шулай ук мөфтинең үзе әйткән сүзләрен дә истә тоткан.

Илдус Фәиз башта артык көчле булмаган шартлау ишетүен һәм машинадан сикереп төшүен әйтә. Шартлауның беренчесе видеоязмада юк, эксперт бары тик икенче һәм өченче шартлауларны гына күрә. Әмма профессиональ буларак ул шарлаткыч матдәнең «аммиак селитрасы» булырга һәм 150-200 грамм микъдарыннан да артык булмаска тиешлеген фаразлый. Аның сүзләренә караганда, бу матдә шартлаудан бигрәк яндыруга юнәлтелгән. Менә ни өчен мөфти башта көчсез генә шартлау ишеткән! Ә инде икенче – көчлерәк шартлауны Владимир Михайлов арткы уң як көпчәк шартлау дип аңлата. Чөнки шартлаткыч шул якка куелган диделәр, ә көпчәкнең кызу температурадан шактый каты шартлавы бик мөмкин. Өченче шартлауны исә, бензобак белән бәйле дип саный белгеч.

Аның фикеренчә, мондый шартлаткычлар магнит белән машинаның астына беркетелә һәм кыска вакытка гына. Шуңа да эксперт шартлатучыны 10 минут аралыкта, якын-тирәдән эзләргә кирәк дип саный.

Менә хәзер эзләнүләребезнең иң мөһим җиренә килеп җиттек. Илдус Фәиз «Татар радиосы»ннан 11 сәгатьтә чыгып китә. Бу вакыт эчендә ул Мусин урамы белән Ямашев проспекты кисешкән урынга гына җитә. Радиодан бу җиргә кадәр килү өчен нибары 5 минут вакыт кирәк. Көннең бу вакытында анда «бөкеләр» юк, юлда нибары ике светофор очрый. Сорау туа: мөфти 10 минут кайда булган?

Белгәнме, юкмы?

Гомумән, Илдус Фәизнең нәкъ менә шушы юл белән китүе үзе үк сәер. Чөнки аның беренче биргән интервьюсына караганда, ул инде Вәлиуллага һөҗүм булуын белгән. Димәк, Мусин урамыннан туры Чистай урамына таба түгел, ә Ямашев проспекты буенча сулга – Совет районына Вәлиулла Якупов яшәгән йортка юл тотарга тиеш иде. Мәгәр, урынбасарына һөҗүм ителүен белгән теләсә кайсы җитәкче шулай эшләр иде дип беләм. Әмма Илдус Фәиз никтер бик тыныч, аз кешеле вә машиналы урамны сайлый. Мин моны бик шикле дип табам. Ник анда киткән?

Илдус Фәиз шартлау булганчы ук Вәлиуллага һөҗүм булганын белдем дигән иде кебек. Ләкин бу хакта ул радиода беркемгә дә әйтми. Югыйсә, рейтингын күтәрү, «кәкәй ваһһабчылар»га бәддога уку өчен бер дигән мөмкинлек! Мондый форсатны беркайчан да кулдан ычкындырмаган мөфти ничек бу юлы дәшми кала ала? Ышанмыйм! Ничек инде ул тота да, өенә кайтып китә?! Вәлиулланың өенә дә, мөфтияткә дә түгел, ә үз өенә! Ул бит һичьюгы урынбасарына нәрсә булганын белешү өчен кемгәдер шалтыратырга тиеш иде. Әйтүенчә, һөҗүм булганын белгән, әмма үлгәнен белмәгән. Ничек түзеп була моның асылына төшенмичә? Ул бит телефонын да бары шартлау алдыннан гына кабыздым, шартлаткыч шуннан эшләп киткәндер дигән версия тәкъдим итте. Урынбасарына һөҗүм булган кеше 15 минут телефонын кабызмый тора аламы? Әле эше беткәч тә, «Татар радиосы» ишек алдында радио директоры Алмаз Миргаязов белән сөйләшеп торамы? Бик кызыклы вәзгыять – ким дигәндә, мөфтинең кешелеклелек сыйфатлары хакында сөйләүче фал. Ә инде тирәнгәрәк кереп карасаң… Хәер, алай тирәнгә тикшерү органнары керер дип өметләнәм.

Җиде кат йозак артындагы саулык

Шартлау хакында тулы мәгълүмат булмады дигән идем инде. Баштарак бомба салонда, гадәттә мөфти утырган арткы пассажир утыргычы астында шартлаган дигән сүз йөрде. Ләкин шартлаулар буенча белгеч Владимир Михайлов әйтүенчә, салонда шартлау була алмый. Бу очракта бөтен ишекләр дә ачылырга тиеш, ә алар ябык калган… Бомба исә бик көчсез булган… Гадәттә, шофер белән йөри торган Илдус Фәиз бу юлы радиога үзе рульгә утырып килгән, ә бомба пассажир утырырга тиешле урында, машина астында…

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә саклыйм дигән кешесен саклый, әмма сораулар барыбер күп туа бит әле. Илдус Фәиз алган тән җәрәхәтләре дә бүгенгә кадәр билгеле түгел. Башта аның да үлгән хәбәре таралды, аннан соң бик авыр хәлдә РКБда ята диделәр, соңрак ике аягы да сынуы мәгълүм булды… Ләкин үзе әйтүенчә, ул кечкенә генә шартлау ишетелүгә машинасыннан сикереп төшкән, ә вакыйгаларны күзәтеп торучылар сүзләренә караганда, әле якындагы аптека болдырына кадәр чабып барган… Ике аягы да сынык кеше алай чабып йөри аламы? Алай дисәң, РКБда аңа нинди операция ясалды икән? Хәзер инде тулы мәгълүмат булмаган халык аның аягын гына каймыктыруы хакында сөйли. Нәрсәгә ышанырга да белгән юк! Әгәр җәрәхәтләре бик аз гына булган икән, алайса ник ул мөфтилегеннән «китеп торырга» карар кылды һәм үз урынына вакытлыча мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп беренче урынбасары Абдулла хәзрәтне билгеләде? Әллә соң югарыдан куштылармы?

Миңа калса, бу бик мөмкин. Чөнки Илдус Фәиз ел ярым эчендә республиканы шушы көнгә калдырды, Татарстан тарихына кара сәхифәләр язылды. Мондый ялгышны аңа кичермәсләр дип уйлыйм һәм бу «ике айга китеп тору» соңрак «сәламәтлеге какшау сәбәпле» бөтенләй китеп баруга әверелер дигән өмет бар. Чөнки табиблар арасында йөргән кайбер сүзләргә караганда, аның хәле эшли алмаслык авыр түгел. Иң кызыгы шунда ки, алар мөфтинең тән җәрәхәтләре турында сорагач, «бераз бар иде инде» дип кенә куялар. Әлбәттә, табиб этикасы пациентның диагнозын әйтергә кушмый. Тик минемчә, тагын кемдер аларны «күп сөйләүдән» тыйган булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, бу тагын бик күп фаразларга юл ачучы фал. Шуңа күрә, сөекле мөфтиебезнең сәламәтлеге хакында тулы һәм дөрес мәгълүмат алмый торып, төрле имеш-мимешләр тынмаячак.

Хәтерегездәдер, Рим Папасы Иоанн Павел II һәм Бөтенрусия Патриархы Алексей II чирләгәндә аларның һәр йөрәк тибешен дөнья җәмәгатьчелегенә ирештереп тордылар. Ә безнең мөфти хәзрәтләре кемнән ким?!

Бер казанда ике тәкә башы яки өлгермәгән мөфтилек

Мин соңгы көннәрдә кешеләр белән очрашып, булып узган вакыйгаларга журналист тикшерүе уздырып йөрдем. Шунда үз алдыма бер сорау куйдым: Вәлиулла хәзрәтнең үлеме кемгә кирәк иде?

Гади мөселманнар өчен Вәлиулла Якупов ниндидер зур әһәмияткә ия булмады. Шуңа күрә аның үлемендә мөэминнәр кулы уйнагандыр дигән шикләрдән ерак торам. Гомумән, Татарстандагы дин кардәшләребез арасында нинди дә булса проблеманы ату вә шартлатулар аша хәл итәрдәй көчләр юк дип беләм. Безнекеләр күп дигәндә тәрәзәсенә таш атып китүгә генә сәләтле, гади мөселманнарга әле анысы да кирәк түгел. Ә менә Вәлиулла хәзрәтнең мөфтилеккә ирешүе кайберәүләрне хафага салырга мөмкин иде.

Хәтерегездәдер, әле ике-өч ай элек кенә матбугатта сүз чыкты: имеш, элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый икенче, бәйсез мөфтият төзергә җыенган икән. Бу махсус таратылган уйдырма булып чыкты. Чөнки Госман хәзрәт беркайчан да мөфтият төзергә җыенмады. Мондый мәгълүмат кемнәрнедер ялгыш юлдан кертеп җибәрү өчен кирәк булган ахры. «Кызыксынучы оешмалар» бу булмаган мөфтиятнең эзен эзләп йөргән арада, Вәлиулла Якупов Мәскәүдә «Казан мөфтиятен» теркәп куйган иде. Аннан элегрәк, быел яз көне, мөфти белән Вәлиулла хәзрәт арасыннан «кара мәче узган» дигән сүзләр ишетелде.

Халык арасында Рамил, Госман, Җәлил хәзрәтләр кебек үк популяр булмаса да, Вәлиулланың Мәскәүдә элемтәләре элек-электән нык булды. Шуңа да, заманында, Госман хәзрәт мөфтилеккә сайланганда, аңа беренче урынбасар кәнәфиен вәгъдә итеп үз ягына аударды. Аңа кадәр бу ике имам арасында артык зур дуслык юк иде, монысын тәгаен беләм. Ләкин мөфтиятнең пленумы җыелып, Вәлиулла хәзрәтне беренче урынбасарлыктан алды, ә Мәскәү Кремленең дин эшләре идарәсе җитәкчесе Гришин әфәнде «үтенече» буенча ул мөфтинең киңәшчесе булып калды. Дөресен генә әйткәндә, мөфти Госман хәзрәткә ул кирәк тә иде. Чөнки Мәскәүдәге фондлардан грантлар, шактый күләмдә акчалар алу эшләрен ул алып барды. Илдус Фәиз мөфти булгач та, бу эшләр аның кулында булган дип беләм. Гомумән, Вәлиулла Якуповта эшлеклелек, белем, «кирәкле кешеләр» белән уртак тел таба алу кебек файдалы сыйфатлар байтак иде. Әгәр ул Казан мөфтиятенә китсә, бу Татарстан Диния нәзарәте өчен зур югалту булачак иде. Мин «кадр югалту» буларак кына димим, финанс яктан да зур югалтулар кичерәчәкләр иде дип фаразлыйм. Чөнки Мәскәүдәге әшнәләре аның белән эшләрен барыбер дәвам итәр һәм моңарчы Татарстан мөфтиятенә килгән финанслар Казан мөфтиятенә күчәр иде кебек. Әгәр без Вәлиулла Якуповның Татарстанда иң белемле, эрудицияле имамнарның берсе икәнен истә тотсак, Илдус Фәиз киләсе сайлауларны уза алыр идеме икән? Гомумән, акыллы, үҗәт, зур әшнәлекләре булган Казан мөфтие Вәлиулла Ягъкуп аны икенче сайлауларга кадәр, тагын ике ел ярым тәхеттә утыртыр идеме? Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр бит…

Аннан соң, соңгы араларда Вәлиулла хәзрәт «бер-беребезгә төрле ярлыклар тагудан туктарга вакыт» дип тә сөйләнә башлаган. Үзем ишетмәдем, әмма ишеткән имамның сүзе бу. Әгәр Илдус Фәизнең мөселманнарны ваһһабчы, суфый, хизбуттәхрирче, радикалларга бүлгәләп бетереп, ярлыклар өләшүен исәпкә алсак, имамнарның кем ягына авышачагын чамалау кыен түгел. Инде Вәлиулланы бик үк өнәп бетермәгән имамнар аның хакында ярыйсы гына фикерләр әйтә башлаган иде. Ә ул тотты да, киллер кулыннан үлеп китте. Аллаһ аны үзе ярлыкасын, ә киллер тизрәк тотылып, заказчы хакында мәгълүматларын бирсен иде, амин.

Менә шундый сәер генә үтерү килеп чыга. Ә шартлау мәсьәләсен инде сөйләдем, калганын үзегез уйлагыз, болай да күбрәк язып ташладым бугай, баштан сыйпамаслар дип уйлыйм…

Олуг гафу?

Мөфти Илдус Фәиз исә бүгенге көндә Вәлиулла Якупов рухына догалар кыла-кыла халыкка, тикшерү органнарына урысча мөрәҗәгать итә.

«Я прощаю совершивших это злодеяние. Аллах верно определит им справедливое воздаяние за содеянное», – ди киң күңелле мөфтиебез үз мөрәҗәгатендә. Мин дә аның фикеренә кушылам: бу җинаятьне кылучыларга Аллаһы Тәгалә үзе гадел җәзасын бирсен! Амин.

Инде мөфти хәзрәтнең мөрәҗәгатенә кире кайтыйк.

«Татарстан мөфтие буларак мин республиканың бар мөселманнары өчен җаваплы. Үз вәкаләтләремә таянып, хокук саклау органнарыннан, бу фаҗигале вакыйгаларны гадел итеп, мөэмин вә мөэминәләрнең законлы хокукларын бозмый тикшерүләрен үтенәм. Гөнаһсыз мөселманнар, аларның якыннары вә туганнары кыерсытылмасын иде», – дигән мәгънәдә урысчалап мөрәҗәгать итә ул.

Ләкин әле кичә генә мөселманнарга «ваһһабчы», «национал-сепаратист», «оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы» кебек ярлыклар тагып утырган кешенең бу сүзләрне чын күңелдән әйтүенә ышанып бетә алмыйм. Хәер, моңа «хокук саклау» органнары да ышанмаган ахры. Чөнки, миңа килгән хәбәрләргә караганда, инде мөселманнарны сорау алганда җәзалаулар киткән. Ә бит барысы ничек итагатьле башланган иде! Тикшерү комитеты, ФСБ хезмәткәрләре беренче кулга алынучылар белән шундый матур сөйләшкәннәр ки, сорау алудан чыгучылар үзләре дә шаккатып сөйләде. Әмма матур әкият тиз бетте, чынбарлыкка әйләнеп кайттык. Чөнки сорау алуларга Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кушылды. Ә аларның ысуллары мәгълүм – шампан шешәсе һәм башка шундый әсбаплар…

Гаеплеләр «табылыр» кебек

Менә Диния нәзарәтенең адвокаты Марат хәзрәтнең кыйналуы, җәзалануы хакында шикаять язып Тикшерү комитетына тапшырды. Ләкин «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы журналисты Диана Бачурина моны шәрехләүне үтенгәч, Тикшерү комитетында: «Андый шикаять юк» дип җавап бирәләр. Ник алдыйлар, ник хатыны белән дә очраштырмыйлар?! Хокук саклау органнары белән элемтәләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Марат хәзрәт Кудакаевтан килгән «хат»тан өзек: «…Гаепсезлегем билгеле булса да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре миңа карата законсыз, психологик һәм физик җәзалау ысуллары куллана. Мине ток белән җәзалыйлар, туганнарым һәм дусларыма карата көч куллану белән яныйлар. Ураза тоту һәм намаз уку мөмкинлеген чикләделәр», – ди ул.

Кулга алынганнан соң икенче көнне аңа адвокат ялланган иде инде, ләкин аны законсыз рәвештә ике көн буе Марат янына кертмәгәннәр. Чөнки бу көннәрдә аннан «ачыктан-ачык барысын да сөйләп бирүен» «үтенгәннәр». Адвокатның сүзләренә караганда, Марат хәзрәт инде бөтен гөнаһларны үз өстенә алыр дәрәҗәгә җиткән. Ә мин аны көчле, нык иманлы кеше буларак беләм. Әгәр аны да сындыра алсалар, көчсезрәкләр сына да сына инде!

Ә бит Марат хәзрәт бу җинаятьтә катнаша да алмый иде. Чөнки узган айда ураза тотты һәм иртә таңнан кара төнгә кадәр Азат Гайнетдинов йорты төзелешендә булды. Моны дистәләгән шаһитлар раслый ала, шул исәптән мин дә. Ләкин, адвокат сүзләренә караганда, иң куркынычы шунда ки, аңа «бу эштә Азат Гайнетдиновның да катнашы бар» дигән күрсәтмә бирдерергә телиләр икән. Димәк, Марат хәзрәт, яки башка берәр кулга алынган мөселман җәзаларга чыдый алмаса, бер гаепсез кешеләр төрмәләрдә чериячәк. Ә безнең полиция үзенә кирәкле күрсәтмәләрне «бирдертә» белә ул, үзегез дә чамалыйсыз.

Хикмәт тирәндәрәк

Мөфти исә мөселманнарны яклап сүз әйткән, аларны какмау-сукмауны, кыерсытмауны үтенгән, җинаятьчеләрне кичергән булып кылана. Тик без аның бу кылануларына мохтаҗмы соң? Аның алып барган акылсыз сәясәте аркасында бүген 400ләп мөселман кулга алынды, 200ләп мөселманның өйләренә тентү белән кереп, балаларын, гаиләләрен куркытып чыктылар. Бу саннар ни дәрәҗәдә төгәлдер, рәсми мәгълүмат бирелми. Әлегә кулга алынмаган кардәшләребез исә көн дә килеп алып китүләрен көтеп, куркып яши. Әйтерсең узган гасырның 37нче елларына кире кайттык! Моның өчен мөфтине кем кичерер? Шәхсән мин кичерергә җыенмыйм һәм алдан ук әйтәм: үлгәндә дә каргап үләчәкмен! Бүгенге вәзгыятьтә мин бары аның сәясәтен генә гаеплим…

Хәер, сәясәтен генә микән? Мин бу мәкаләм белән аның үзен дә тикшерергә өндим. Чөнки өстәрәк раслаганымча, аңа сораулар бик күп. Беренче чиратта аннан беркая да китмәү хакында «подписка» алырга кирәк, ә аннан соң, бераз «сәламәтләнгәч» сорау алу башланса да ярый. Ябып куйсалар, тагын да «кызыграк» булыр… Мөселманнарның аның аркасында төрмәдә ни татуын үз җилкәсендә татысын! Ул бит беренче кулга алынучыларны үзе «бармак белән төртеп күрсәткән», ә хәзер «гафу итә»…

Минем РФ гражданы, язучы буларак бу тикшерүне үткәрүне үтенергә хакым бар. Моны таләп итәргә һәркайсыбызның хакы бар. Ленар Мифтахов дигән бер кардәшебез үзенең бу хокукыннан файдаланды да инде. Ул 27 июльдә тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе П. Николаев исеменә рәсми хат юллады. Мин дә бу мәкаләмне һәм рәсми хатымны шунда ук җибәрергә ниятлим. Без бит качып-посып «анонимкалар» язып утырмыйбыз – тикшерсеннәр, бары шунда гына гөнаһсыз мөселманнарны төрмәдә җәзалаулар туктар һәм алар янә гаиләләренә әйләнеп кайтыр дип өметләнәм.

P.S. Хөрмәтле укучылар! Үзегез күрәсез, болытлар куера – үземне 1937нче елда яшим дип хис итәм. Әгәр алай-болай минем «террорчы», «наркотик кулланучы яки сатучы», «утлы корал йөртүче» булуымны ишетсәгез, ышанмагыз. Әгәр тикшерүчеләр бары тик хисап өчен генә эшли һәм хакыйкатьне табарга теләми икән, «аяк астында буталып, тикшерү эшләренә комачаулап йөрүче» бер мине генә ябып кую әмәлен табарлар дип уйлыйм.

Искәндәр Сираҗи
"Безнең гәҗит"

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG