Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Гатауллин һәм Кашаповны сентябрьгә кадәр сак астында калдырды


Бүген Татарстанның Югары мәхкәмәсендә 19 июльдә Казанда дини җитәкчеләргә булган һөҗүмнәрне тикшерү кысаларында тоткарланган Лаеш районыннан Рөстәм Кашапов һәм “Идел-Хаҗ” ширкәте башлыгы Рөстәм Гатауллинны сентябрьгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды.

1981 елгы Рөстәм Кашапов 21 июльдә Лаеш районы Зур Кабан авылында үз өендә кулга алынган. Ул “төрле экстремистик төркемнәр” белән бәйләнештә булуда шикләнелә. Рөстәмнең адвокатлары Алмаз Гыйлфанов һәм Хайрат Зохирҗанов гаепләү ягының ул “экстремистик” төркемнәрнең исемен дә әйтә алмаганын белдерә. Кашаповның һөҗүмнәр булган сәгатьләрдә өендә булуы расланса да, мәхкәмә аның иреккә чыгуы тикшерү барышына комачауларга мөмкин, дип аны 19 сентябрьгә кадәр сак астында калдырырга булды.

“Идел-Хаҗ” ширкәте башлыгы Рөстәм Гатауллин мәхкәмә утырышында видео элемтәдә катнашты. Гатауллинның һөҗүмнәр булган көнне Мәскәүдә булганы билгеле. Әмма гаепләү ягы “Гатауллин дини җитәкчеләргә һөҗүм итүдә түгел, ә аларны оештыруда шикләнелә”, дип белдерде.

Аны яклаучы адвокат Мария Еникеева Гатауллинның гаебе расланмыйча аны һөҗүмнәрне оештыруда гаепләүне кискен тәнкыйтьләп чыкты.
XS
SM
MD
LG