Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар җанлы яшь галимнәргә акчалата бүләк биреләчәк


Ильяс Шәкүров
Ильяс Шәкүров

Самарда татар эшмәкәрләре берлеге үзенең эшчәнлеген җәелдерә бара. Элегрәк берлек “Яктылык” мәктәбе кысаларында гына милләткә хезмәт итсә, бүген ул урта һәм югары уку йортларында белем алучы татар студентларына һәм яшь галимнәргә ярдәм итә.


Берлекнең студентларга, яшь галимнәргә юнәлтелгән мөрәҗәгатендә болай диелә:

"Самар өлкәсендә татар милләтенең йөзен, татар дәүләтчелеген саклау ниятеннән шул юнәлештәге фәнни тикшерүләргә быелдан башлап өч грант биреләчәк:

  • Беренче урынга – 100 мең
  • Икенче урынга – 75 мең (ике кешегә)
  • Өченче урынга – 50 мең (өч кешегә)

Галимнәр 45 яшькә кадәр булырга тиеш һәм грантлар Самар өлкәсендә яшәүчеләргә генә биреләчәк".

Бәйгедә катнашучылар татарча сөйләшә белергә тиеш. Идея авторы – эшбатыр, татар эшмәкәрләре берләшмәсе мөдире Ильяс Шәкүров.

“Бәйгенең максаты нидән гыйбарәт?” дигән сорауга, ул: “Төп максатыбыз – татар студентларын һәм яшь татар галимнәрен татар теленә, татарлыкка якынайту”, диде.

Ильяс әфәнде Шәкүровка 47 яшь. Самар өлкәсендә танылган эшбатыр. Икътисади фәннәр докторы, профессор, “Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте җитәкчесе. Быелдан башлап ул “Туган тел” җәмгыяте биргән мактаунамәләргә һәм рәхмәт хатларына өстәп акчалата бүләк бирүне дә кертте. Татар тарихы белән тирән кызыксынучы шәхес. Бүгенге көндә Самарда татар радиосын ачу белән мәшгуль.
XS
SM
MD
LG