Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:50

Нетаняһу Иранга карата «хәлиткеч адым» ясарга чакыра


Израиль премьер-министры Биньямин Нетаняһу фикеренчә, Кушма Штатларның Изральгә теләктәшлек белдерүе һәм хәрби һөҗүм мәсьәләсен карарга әзерлеге – Иранга басым ясарга ярдәм итми. Тәһрән гадәттәгечә атомны хәрби максатларда эшли, дип белдерә ул.

АКШ саклану министры Леон Панетта белән бергә матбугат очрашуында чыгыш ясап, Нетаняһу, Пентагон башлыгының дипломатик адымга баруга өстәмә вакыт кирәк, дип белдерүе белән килешмәде.

Израиль премьер-министры фикеренчә, сузмыйча хәлиткеч адым ясарга кирәк.

XS
SM
MD
LG