Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия уеннарында хайваннар катнашса...


Veterinary Record журналы тышлыгы
Veterinary Record журналы тышлыгы

Лондонда Олимпия уеннары барган арада, спорт медицинасы профессоры Крейг Шарп кызыклы гына тикшеренү нәтиҗәләре бәян итте. Veterinary Record журналының соңгы санында ул дөньяның иң оста спортчыларына көндәш була алырдай хайваннар исемлеген бастырды.

XXX Олимпия уеннарында хайваннар катнашса, медальләрнең күпчелеген алар алып китәр иде, мөгаен. Җиңүчеләр исемлегенә атлар, этләр, колибри һәм хәтта кит кергән булыр иде. Лондонның Брунел университеты Спорт медицинасы үзәге галиме Крейг Шарп исемлегенә күз салыйк.

Йөгерү

Иң тиз йөгерүче кешеләрнең тизлеге – сәгатенә 37,6 км. Шушы күрсәткеч белән дөяне дә куып җитү авыр икән, аның тизлеге – сәгатенә 35,3 км. Ә менә гепардларга бу йөгерештә көндәш булмас иде: бу хайванның тизлеге – сәгатенә 104 км-га кадәр җитә ала.

Гади хайваннар да кешедән күпкә тизрәк. Мәсәлән, атларның йөгерү тизлеге – сәгатенә 88 км. Этләр сәгатенә 69 км-га кадәр йөгерә ала.

Йөгерүдә дөнья чемпионы Усэйн Болт хайваннарга гына түгел, кошларга да җиңелер иде. Әйтик, Африка тәвә кошы тизлеге – сәгатенә 64 км.

Болт 100 метрны 9,58 секундта йөгерсә, гепард бу араны 5,8 секундта уза.

Тагын бер дөнья чемпионы Майкл Джонсонга 400 метрны узу өчен 43,18 секунд кирәк булса, атка 19,2 секунд җитә, дип яза Крейг Шарп.

Сикерү

Олимпиаданың шигаре – “Citius, Althius, Fortius!” (“Тизрәк, югарырак, көчлерәк!”).

Биеклеккә сикерү бәйгесенә хайваннар кертелсә, дөнья рекордчысы Хавьер Сотомайорга башка шөгыль табарга туры килер иде. Аның рекорды – 2 метр 45 сантиметр.

Ә менә балыклар су өстендә 4 метрга кадәр сикерергә сәләтле икән. Көнгерәнең сикерү сәләте турында инде әйтәсе дә юк. Димәк, бу ярышта да кешеләр хайваннарга җиңелер иде.

Авырлык күтәрү

Авырлык күтәрүгә килгәндә, монда да хайваннарга тиңнәр юк. Африка филе хортумы белән 300 кг күтәрә ала. Гризли аюы 455 кг күтәрсә, горилланың көче 900 кг-га көче җитә.

Шулай итеп, Олимпия уеннарында хайваннар катнаша калса, кешеләр танылган шигарне аклый алмас иде, ди профессор Шарп. Ләкин шунысы куандыра ала: бер хайван да кеше кебек күп спорт төре белән шөгыльләнә алмый, алар бары тик берничә ярышта гына катнаша алыр иде.
XS
SM
MD
LG