Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ конгрессы Иранга яңа чикләүләр кабул итте


Кушма Штатлар конгрессы Иран атом програмына бәйле яңа чикләүләр кабул итте. Сенат бертавыштан, ә Вәкилләр пулатының күпчелеге Иран белән энергетика, финанс һәм транспорт өлкәсендә хезмәттәшлектә булган ширкәтләргә чикләүләр кертүне хуплады.

Аерым алганда, бу чикләүләр, Тәһран белән уран табуда хезмәттәшлектә булганнарга, Иранга нефть ташучы көймәләр сатучыларга, Иранның дәүләт көймәләр компаниясе һәм нефть компаниясе белән эш итүчеләргә кагыла. Бу документ АКШ президенты Барак Обамага имзалау өчен тапшырылды. Обама бу атнада Иранның энергетика өлкәсенә кагылышлы чикләүләрне имзалаган иде инде.

Иран үзенең атомы тыныч максатларда эшләнә дип белдерә, әмма АКШ һәм аның беректәшләре Тәһран атом коралына ия булырга тели дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG