Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Сүрия башкаласы янында 43 кеше үтерелгән


Артузда һәлак булганнарны җирләү. 1 август 2012
Артузда һәлак булганнарны җирләү. 1 август 2012
Сүрия башкаласы Димәшк кырыйларында хөкүмәт гаскәрләре рейд үткәргән вакытта 43 кеше һәлак булган, аларның кайберләре җәзаланган. Корбаннарның җәсәдләре бүген иртән табып алынган. Бу хакта кеше хокукларын күзәтүче Сүрия үзәге хәбәр итте.

Бу оешма белдерүендә кичә Сүрия армиясе бүлекләренең Җдаидәт Артуз авылына бәреп кереп, анда йөзләп кешене кулга алулары да әйтелә. Аларны мәктәпкә алып китеп җәзалаганнар һәм кайберләрен атып үтергәннәр.

Сүриянең төньягындагы Алеппо шәһәрендә атнага якын инде хөкүмәт гаскәрләре белән гыйсьянчылар арасында сугыш бара.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, кичә АКШ дәүләт департаменты вәкиле, Сүрия гыйсьянчыларына хәрби ярдәм өчен, Кушма Штатларның 25 миллион доллар бүлеп бирәчәген белдергән.

БМО Генераль ассамблеясе җомга көнне гарәп дәүләтләре төркеме әзерләгән резолюцияне тавыш бирү өчен тәкъдим итәчәк. Бу документта Сүрия президенты Бәшәр Әсадны хакимияттән китәргә һәм күчеш хөкүмәте төзергә чакырыла.
XS
SM
MD
LG