Accessibility links

Русиядә Республиканнарның халык иреге фиркасе теркәлде


Русия юстиция министрлыгы оппозициядәге “Республиканнар фиркасе – Халык иреге фиркасен (ПАРНАС)”ны теркәде.

Май аенда Владимир Рыжковның Русия республиканнар фиркасе теркәлүне яңартты һәм июнь аенда теркәлмәгән ПАРНАС белән кушылган иде.

Яңа сәяси оешма вакытыннан элек парламент һәм президент сайлау үткәрү, сәяси тоткыннарны азат итү, сәяси реформалар үткәрү, президентлык мөддәтен киметү өчен көрәшәчәк.

Республиканнарның халык иреге фиркасе рәистәшләре өч кеше, алар: Михаил Касьянов, Борис Немцов һәм Владимир Рыжков. Рыжков сәяси шураның җаваплы сәркатибе дә булып тора.
XS
SM
MD
LG