Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның “Иман нуры” мәчетенә ифтарга йөзләп мөселман җыела


Ижауның “Иман нуры” мәчете
Ижауның “Иман нуры” мәчете

Рамазан аеның икенче ун көне бара. Мөселманнар ураза тотып, изгелек кылып, белем туплап уздырырга омтыла. Ижау шәһәренең яңа микрорайонында күптән түгел рәсми ачылган "Иман нуры" мәчетендә көн саен ифтарларга йөздән артык ураза тотучы авыз ачарга җыела.


“Иман нуры” мәчете рәсми рәвештә агымдагы елның июнь аенда ачылды. Әмма мөселманнар иман йортына гыйбадәт кылырга инде берничә ел йөри. Бирегә җомга намазын укырга халык һәрвакыт күпләп җыела. Бер телекомпаниянең иҗат төркеменең видеоператорына хәтта басарга урын да юк иде. Аңа намаз укучылар арасына кереп эшләргә туры килде. Бу кайбер мөселманнарда канәгатьсезлек тә тудырды.

Күпчелек дин тотучылар “Иман нуры” мәчетен үз итеп өлгерде. Алар Рамазан аенда биредә намазларны мәхәллә әгъзалары белән бергә укып, дога кылып, изгелек тупларга омтыла. Җомга вәгазендә мәчетнең имамы Фәнзил хәзрәт тә Рамазан ае хакында һәм әлеге айда башкарыласы гамәлләргә тукталды. Җомга намазын төгәлләп, ул дин кардәшләребезгә “нинди нияттә булуга карамастан, тоткан уразаларыгыз кабул булсын” диде.

Равил хәзрәт Газизов
Равил хәзрәт Газизов
"Мәчетнең рәсми ачылуы аның эшчәнлеген киңрәк җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирде”, диде мәчетнең имам хатыйбы Равил хәзрәт Газизов.

Ифтарларны мәчеттә һәркөн оештыралар. Биредә йөздән артык ураза тотучы ахшам намазын укып авыз ача. “Шулай ук Рамазан аенда ахшамга чаклы һәм ифтардан соң дин сабагын укыту да алып барыла”, диде Равил хәзрәт.

Туксанынчы дистәне җыеп килүче Касыйм ага Ахунҗанов җомга намазын биредә укыса, авыз ачуны үз өендә хуп күрә. “Савабы үземә була бит. Кешегә барып ашасаң, савабы аңа була”, диде Касыйм Ахунҗанов.

Ә тәрәвих намазына Ижау шәһәренең үзәгендә төзелеп килгән мәчеткә йөри икән Касыйм ага. Тик кичен өенә кайтуда киртәләр дә очрый икән. Трамвайны бик озак көтәргә туры килә, өйгә соң гына кайтыла”, диде Касыйм ага.

Рамазан ае ураза тотарга гына түгел, шулай ук белем туплауга да сәбәп булып тора. Кайбер мөселманнар ай дәвамында Коръәнне укып чыгуны максат итеп куйган. Шундыйлардан - Ризатдин Шәрәфиев.

Ризатдин Шәрәфиев әйтүенчә, гарәп имлясы белән язылган Коръәнне укуы озакка сузыла. Шуңа да ул татар телендә язылган Коръән тәфсирен укып чыгарга ният иткән.

Көн дә хезмәттә булып, ураза тотарга да, изгелек кылырга да мөмкинме соң? Әлеге сорауга җавапны Рәфис Хөснетдинов бирде. Аның сүзләренчә, теләге булган һәр кешегә эшләргә дә, намазын да укырга, уразасын да тотарга мөмкинлек бар. “Теләк булырга тиеш”, диде Хөснетдинов.

Пешекчеләр Нәкыйбә Әхмәтханова һәм Мәгъсүмә Касимова
Пешекчеләр Нәкыйбә Әхмәтханова һәм Мәгъсүмә Касимова
Җомга намазыннан соң ук мәчет ашханәсендә апалар ифтарга әзерләнә башлады. Көн сан йөздән артык кешене тукландыру җиңел эш түгел. Аш әзерләүне тизләтү өчен заманча җиһазлар – комбайн ярдәмгә килә. Пешекче Нәкыйбә Әхмәтханова биредә мөселманнарны инде берничә ел сыйлый.

“Савап алыр өчен бик теләп йөрибез. Тырышып эшлибез. Килгән кешеләргә мәрхәмәтле булырга тырышабыз”, диде Нәкыйбә Әхмәтханова,

Әнисә ханым Закирова ифтарга өстәл әзерли
Әнисә ханым Закирова ифтарга өстәл әзерли
Ашлар әзерләүгә ашамлыклар-ризыклар да күп таләп ителә. “Аларны дин кардәшләребез дә күпләп китереп тора”, диде “Иман нуры” мәчете төзелешен әйдәп барган Әнисә ханым Закирова.

“Ифтарларны әзерләүдә яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Ә ашка күбрәк яшь дин кардәшләребез килә”, диде Әнисә ханым.

Мәчеттә Рамазан ае төгәлләнгәч, дин дәресләренә язылу башлана. “Быел рәсми ачылган гыйбадәт йортында мөмкинлекләр дә күбрәк булачак. Элек балаларны кабул итә алмадык. Хәзер якшәмбе мәктәбенә балалар килер дип ышанабыз. Шуңа әзерлек эшләре алып барабыз”, дип билгеләп үтте мәчетнең имам хатыйбы Равил хәзрәт Газизов.

Рамазан ае дин юлына басучылар санын арттырыр, ә мәчеттәислам дине нигезләрен белергә омтылган барлык кешене дә көтәләр.
XS
SM
MD
LG