Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда десантчылар тәртипсезлекләр оештырды


Казанда яшь десантчылар бәйрәм итеп эчеп алгач, Журналистлар урамына урнашкан төзелеш өчен агач материаллар сатучы базарга килеп төшкән. Алар анда сәүдә итүче азәрбайҗаннар белән сугышырга теләгән. Хатын-кызлар сатучыларны яклап чыккач, исерек егетләр өстәмә көч сорап, телефоннан шалтыратып иптәшләрен чакырган.

Полиция килеп җиткәнче тәпәләшергә дә өлгергәннәр. Тәртипсезлекләрдә барлыгы 20ләп десантчы катнашкан, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бу хәлдән соң базарны япканнар.

2 августта Русиядә һава десанты гаскәрләре көне бәйрәм ителә.
XS
SM
MD
LG