Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Күк капусы ачылганда" фильмы тәкъдим ителде


“Күк капусы ачылганда” фильмыннан күренеш
“Күк капусы ачылганда” фильмыннан күренеш

1 августта Казанның “Мир” кинотеатрында “Күк капусы ачылды” фильмының премьерасы булды. Туп-тулы залда күренекле татар зыялылары, галимнәр, сәнгать белгечләре бар иде. Габдулла Тукай турындагы фильмны тамашачы уңай бәяләсә дә, белгечләр аның җитешсезлекләрен дә билгеләп узды.

Режиссер Фәнис Дәүләтшинның Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төшергән бу фильмы Габдулла Тукай турында. Сценарий авторы – Рабит Батулла. Төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры һәм Камал театры артистлары Илфат Камалов, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Хәйри, Гөлнара Мулланурова башкара.

Авторлар фильмның сюжетын шактый кызыклы һәм заманча итеп ясаган, комедия элементларын керткән, шул ук вакытта тамашачыга төп теманы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның шәхесе, иҗаты, мәхәббәтен тере итеп җиткерә алган.

Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борхановның иҗади кризис, төшенкелеккә бирелгән вакыты. Сәхнәдә аңа эт, куян рольләрен генә бирәләр. Мәхәббәт кырында да уңышка ирешә алмый егет – бергә эшләгән Сәгъдия аннан китә. Театрдагылар Миратны “уңмаган”, “пешмәгән” дип атый. Ләкин Борханов – изге күңелле кеше. Тулай торактагы күршеләре ярдәм сораса, ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Урамдагы таныш булмаган кешеләргә дә кирәк булган очракта гел ярдәм кулы суза ул. Бәлки театрга килгән яңа режиссер анда шул үзенчәлекне күреп аладыр да. Мират театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Театрдагыларның берсе дә Борхановның Тукай ролен башкара алуына ышанмый. Башта Мират үзе дә булдыра алмый, чөнки хайваннарны гына уйнап, ул җитди рольләргә күнекмәгән. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптый. Менә монда инде фильмның яңа, “Тукай өлеше” башлана.

Мират шагыйрь белән метафизик яссылыкта очраша башлый. Имеш, ул беркөнне Камал театры яныннан узып барганда элек Болгар номерлары торган төзелешнең өченче катында ут янганын күреп ала. Бинаның 40нчы бүлмәсенә керсә, анда Тукай утыра. Артист белән шагыйрь дуслашып китә.

Мират белән Тукайның 40нчы бүлмәдәге диалоглары фильмда аеруча әһәмияткә ия. Шагыйрь кунагына үзенең тормыш юлы, иҗаты, мәхәббәте турында сөйләү белән генә чикләнмичә, татар халкының тарихи вакыйгалары, югалтуларын да шәрехли, үз карашын ача. Мират Тукайның Зәйтүнә белән булган мәхәббәтенә дә шаһит була, аларның мөнәсәбәтләрен күзәтә. Бөтен болар артистка шагыйрьнең шәхесен, холкын якыннан һәм тулы рәвештә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Бу аның сәхнәдә уйнавында да чагыла, театраль илһам бирә. Мират Борханов Габдулла Тукайны “рольгә кереп” уйный, уңышлы итеп башкара. Театрдагы яңа спектакльнең премьерасы зур уңышка ирешә. Шуннан соң Миратның тормышында якты сызыклар китә. Ул җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә, журналистлар аннан интервью алып туймый.
“Күк капусы ачылганда” фильмыннан күренеш
“Күк капусы ачылганда” фильмыннан күренеш


“Дусты” Тукайга рәхмәт белдерер өчен Мират чираттагы тапкыр Болгар номерларына юл тота. Тик бу юлы артист 40нчы бүлмәдә төзелеш материаллары, кирпеч һәм тузаннан башка берни дә тапмый.

Фильмдагы вакыйгаларның ике тарихи яссылыкта баруы сюжетны җанландырып җибәрә, тамашачының игътибарын җәлеп итә. Шуңа күрә “Күк капусы ачылганда” картинасы массакүләм һәвәскәр тамашачының да, кинематограф белгечләренең дә күңеленә хуш килер сыман. Тукайның татар халкы, аның трагедиясе турындагы монологлары исә киң катламнарда милли үзаңны да уятыр өчен яхшы чара.

Сценарий авторы Рабит Батулланың сүзләренчә, фильмның уңышлы чыгуының сәбәбе – аның президентның матди ярдәме белән төшерелүе. “Бушка эшләп кино төшереп булмый, дәүләт татар кинематографын финансларга тиеш”, дип ассызыклап узды язучы. “Хөкүмәт моннан соң кинематографка йөзе белән борылыр дип өметләнәсе килә”, ди Батулла. Язучы Тукай белән генә чикләнмичә, Рудольф Нуриев, Сөембикә кебек шәхесләр турында профессиональ картиналар төшерү тәкъдиме белән чыкты.

Режиссер Фәнис Дәүләтшин Татарстанда кинопрокат эшләренең авыр баруын билгеләп узды. “Татарча да, русча да биш фильм төшердем. Русчаларын шунда ук күреп алалар, Мәскәүгә чакыралар. Ә татарчалары белән авыррак. Татар фильмнарын үзебездә таныту кыен, кая анда чит илдә?” дип шикаятен белдерде режиссер. Дәүләтшин җирле телевидениенең дә татар фильмнарын таныту эшендә актив булмавын билгеләп узды. “Күрсәтергә материаллар да аз диләр, шул ук вакытта фильмнарыбызны да күрсәтмиләр”, ди ул.
“Күк капусы ачылганда” фильмының иҗат төркеме
“Күк капусы ачылганда” фильмының иҗат төркеме


Премьерага килгән КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов фильмны уңай бәяләде. “Дөресен генә әйткәндә, бу фильмнан бик күп нәрсә көтми генә килгән идем. Ләкин күз яшьләремне тыя алмыйча карадым. Бу кино – татар өчен олы бер бәйрәм”, - диде галим. Хатыйп ага фильмның кайбер җитешсезлекләренә дә игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, фильмда рус сүзләре кирәгеннән артык кулланылган. Титрларда да татар исемнәре русчалатып язылган.

Әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов фильмга уңая бәя бирде. Аның сүзләренчә, мелодраматик рухтагы әлеге татар фильм бер тында кабул ителә. Мәхәббәтнең интригага бәйләнеше, Тукайны аңлау һәм аңлатуда дөрес юл табылган, диде Закирҗанов.

“Күк капусы ачылганда” VIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең бәйгедән тыш програмында күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG