Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илфат Фәйзрахманов кире кага һәм кисәтә


Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
Атнакич көнне Казанда таралган "Безнең гәҗит"нең шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи кулга алынган дигән хәбәрне басманың мөхәррире Илфат Фәйзрахманов кире какты һәм киләчәктә аларга каршы провокацияләр йә көч кулланулар була калса, бу хакта бар дөньяга шаулату белән кисәтте.

Бүген кичке якта таныш-белешләрем арасында буза куптаручылар күп булды. Берничә кеше борчылып Искәндәрне кулга алганнар дип кызыксынды. Андый хәбәр ишетсәгез, ышанмагыз. Ул провакация. Искәндәр кыска вакытлы ялда, үзе әйткәнчә, шыпырт кына качып балык тотып ята.

Безне томаларга хыялланучылар җитәрлек. Күрәсез, аларның әдютантлары форумнарда да казына. Миңа ирешкән мәгълүматлар бар: минем биографиямдә дә, Искәндәрнекендә дә махсус оешмалар казына. Әлегә авызыбызны томалау җаен тапмыйлар. Тагын бер кат исегезгә төшерәм: безнең наркоман, яки аны сатучы, йә террорчы-экстремист булып куюыбыз бар. Ә бәлкем милләтара низаг чыгарабыздыр… Ни табарлар… Ләкин, ул бу була калса, шуны әйтә алам, бу хакта бар дөнья шаулаячак. Монысына гарантия бирәм. Ялгышып безгә карата көч кулланырга җыенучылар булса, шул хакта уйлап куйсыннар дип бу хакта бүген монда дәшәргә булдым. Ә киләсе чәршәмбедә газетабызда тәфсилле язма көтегез. Анда сүз иминлек мәсьәләләре турында да булачак.


Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит"
XS
SM
MD
LG