Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиада вакытына Лондон бушап калды


Әлфия Әхмәтова Казакъстаннан килгән спортчылар белән
Әлфия Әхмәтова Казакъстаннан килгән спортчылар белән
Башка көннәрдә мин төшке аш тәнәфесенә Oxford Street, ягъни Оксфорд урамына чыгам. Бу – Лондонның халык белән шыгрым тулы кибетләр урамы. Гадәттә андагы кибетләрдә үтәрлек түгел. Хәзер исә, ни гаҗәп, кеше юк диярлек.

Олимпиада алдыннан барысы да бу кибетләр, кунакханәләр халык белән тулы булыр дип уйлаган иде, әмма хәзер инде шуны күреп була – бу өметләр акланмады.

Стадионнарда да шул ук хәл, күп урыннар буш. Аларны алдан ук төрле мөһим түрәләр һәм башка илләрдән килгән вәкилләр өчен аерып куйганнар, ә алар барысы да килмәгән. Бу күпләрнең ачуын чыгара, чөнки шул урыннарга билетлар сатылмаган, ә алар буш килеш тора.

Кичә Казакъстаннан килгән спортчылар белән фотога төшә алдым, алар мин эшләгән бинада матбугат очрашуында катнашкан иде. Алар инде өч алтын медаль яуласа да, бик тыйнак һәм үзебезчә гади булып чыкты. Сүз уңаеннан – Лондон медальләре Олимпиада тарихында иң авырлары, аларның һәрберсе 400 граммлы.

Бүген әле Лондон уеннары турында тагын бер кызык нәрсә белдем – үзенә шул хәтле күп кеше җәлеп итү ягыннан алар фәкать мөселман Хаҗыннан гына калыша икән.

Әлфия Әхмәтова
Лондон шәһәре
XS
SM
MD
LG