Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Юлаев бүләгенә дәгъвачылар билгеләнде


Салават Юлаев һәйкәле
Салават Юлаев һәйкәле

Башкортстан республикасы президенты каршындагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге 2012 елгы Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләренә дәгъва итүчеләр исемлеге бәян ителде. Бу юлы да анда каләм әһелләре күпчелекне тәшкил итә.


Республикадагы шушы абруйлы бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасында аерым шәхесләр дә, иҗади коллективлар да бар. Исемлеккә тәфсиллерәк тукталыйк. Аның башында беренче булып Башкортстан Юлдаш телевидениесе журналисты Салават Хәмидуллин тора. Салават Юлаев бүләгенә аның рус телендә баручы “Историческая среда”, ягъни “Тарихи даирә” тапшырулар проекты тәкъдим ителә.

Күренекле татар язучысы Суфиян Поварисов абруйлы бүләккә үзенең төрле елларда дөнья күргән романнары – трилогия-эпопеясы өчен “Өмет” татар яшьләре газетасы коллективы тарафыннан чыгарыла.

Икенче татар әдибе Муса Сираҗины исә Салават Юлаев исемендәге премиягә “Кызыл таң” гәзите тәкъдим итә. Талантлы татар шагыйре Мөхәммәт Закиров та бар дәгъвачылар исемлегендә. Әдәби тәнкыйть һәм шигърият сөючеләр тарафыннан югары бәяләнгән “Туган йорт” исемле китабы белән чыга ул иҗади көч сынашуга.

Әдәбият өлкәсеннән С.Юлаев бүләгенә тагын танылган әдипләр Рәшит Шәкүр, Риф Мифтахов, Талха Гыйниятуллин, Камил Җиһаншин, Сәлимҗан Бәдретдинов та тәкъдим ителә.

Театрлар арасыннан бу юлы Стәрлетамак шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театры югары бүләккә дәгъва итә. “Мәскәү-Васютки” спектакле белән бәйгегә чыга бу данлыклы коллектив. Исемлеккә дүрт кеше кертелгән: баш режиссер Азат Җиһаншин, рәссам Альберт Нестеров һәм артистлар Миңниса белән Филарит Бакировлар.

Бәйгедә катнашучылар арасында дүрт рәссам һәм сынчылар төркеме дә бар. Танылган татар рәссамнары Вәсил Ханнанов белән Салават Гыйләҗетдинов та аерым-аерым кертелгән исемлеккә. Тагын билгеле рәссамнар Җәлил Сөләйманов белән Әмир Мәҗитов та бүләк өчен бәйге мәйданына чыккан.

Сынчылар Дамир Мәгәфуров, Владимир белән Александр Дворниклар һәм Иршат Каһарманов та Салават Юлаев бүләген дәгъвалый. Алар Башкортстан дәүләт педагогия университеты каршында әшләнгән “Акмулла” сыны комплексы өчен шушы дәрәҗәле бүләкккә тәкъдим ителә.

Иҗат әһелләре һәм аларның әсәрләре хакында фикерләр һәм мөрәҗәгатьләр 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Ә бүләкне тапшыру, һәр елдагыча, Башкортстан республикасы көнен бәйрәм иткәндә - 11 октябрьдә булачак.
XS
SM
MD
LG