Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә качаклар җәйләвенә ут ачып 15 кеше үтерелде


Сүрия башкаласы Димәшк янындагы фәләстин качаклары җәйләвенә ут ачып кимендә 15 кеше, шул исәптән ике бала, корбан булган. Бу хакта кеше хокуклары саклануны күзәтүче Сүрия үзәге хәбәр итте. Узган төндә хөкүмәт гаскәрләре гыйсьянчыларга һәм аларның тарафдарларына каршы операция үткәргән вакытта җәйләүгә дә һөҗүм иткән.

Бүген БМО Генараль ассамблеясе Сүриягә карата резолюция проектын тикшерә. Анда Сүриядә халыкара илче Кофи Аннанның тынычлык планы хуплана. Шулай ук кеше хокуклары бозылганга Сүрия хакимияте тәнкыйтьләнә. Сүриягә чикләүләр кертү, президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итү турында турыдан-туры әйтелмәсә дә, Русия белән Кытай бу резолюциягә каршы. Документ кабул ителсен өчен аны Генераль ассамблеяның күпчелеге хупларга тиеш. Иминлек шурасы кабул иткән документлардан аермалы буларак, ул мәҗбүри була алмый.

Иминлек Шурасында бердәмлек булмаганга, кичә Кофи Аннан август ахырында халыкара илче вазифасыннан китәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG