Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Җәй көне Казанга елдагыча татарлар агыла. Бу елны да Татарстан башкаласында күп кенә татарлар булып китәргә өлгерде. Җәй көне, гадәттә, милли җыеннар үтә: Сабантуйлар, татар яшьләре көннәре, Бөтендөнья татар яшьләре җыены һ.б. Ләкин рәсми җыеннардан тыш та, ирекле сәфәргә чыгып китүчеләр бар.


Җәй – туристлар, шәһәр кунаклары өчен уңайлы вакыт. Җәен меңъеллык шәһәр яшелгә күмелә, кояш җылысы күзләрне чеметә. Гадәттә, күбесе җәй көне яллар ала. Татарлар ял вакытларын Казанда үткәрергә ашыга.

Леана: “Казан татар рухы белән сугарылган”

Казан кызы Леана Хәммәдова бүген Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши. Берничә ел элек студентлар алмашы програмы белән океан аръягына чыгып киткән кыз Америкада төпләнеп калырга уйлый. Нью-Йоркта Леана үз тирәсендә татар мохите тудырган. Һәр елны АКШның Көнчыгыш ярында яшәүче татарлар Нью-Йоркта Сабантуй оештыралар. Леана үзе дә татар дөньясына мохтаҗ. Вакыты кысан, аралар ерак булса да быел инде икенче тапкыр Казанга килә.

Леана Хәммәдова

Леана Хәммәдова

“Мин Казанга бик тә килергә яратам. Быел инде ике тапкыр булырга өлгердем. Казанда бигрәк тә җәй көне рәхәт, чөнки ял итеп, туристик урыннарны карап була. Башкалага шаккатып туя алмыйм: ул елдан-ел үзгәрә, яңа биналар барлыкка килә, архитектура һәйкәлләре төзекләндерә. Ә шәһәрнең үзендә башкаларда булмаган атмосфера хөкем сөрә, ул тулысынча татар рухы белән сугарылган. Татарлар чиксез мәрхәмәтле, кунакчыл халык. Мин татар гореф-гадәтләрен хөрмәт итәм, ә милләтебезнең ашлары никадәр тәмле!

Казанда үземне йортымда кебек хис итәм, чөнки ул минем туган җирем”, диде Леана.

Гөлүзә: “Туган җир сагындыра”

Гөлүзә Зыятдинның әле чит илгә киткәнче үк җырларын еш кына радиода, телевидениедә әйләндерә иделәр. Бүген Гөлүзә ханым дистә елдан артык Швецияда тора. Тормыш иптәше Швеция татары Түркәр әфәнде Соуккан белән Таби шәһәрендә гомер кичерәләр. Быел алар Казанда да, Чаллыда да булганнар.

Гөлүзә Зыятдин

Гөлүзә Зыятдин

“Гадәттә, җәй көне яллар алабыз. Мәктәпкә йөри торган 12 яшьлек улыбыз Илһан өчен дә бу бик уңайлы вакыт. Мин үзем шәхсән Татарстанны җәен яратам, чөнки Швециядә бик ямьле табигать булса да, анда гел яңгыр булып тора һәм уртача һава торышы температурасы 18-20 градус. Кыш көне дә кайтыр идек, әмма безнең кышкы киемнәребез дә юк. Швециядә кыш җылы. Бары тик февраль ае гына бераз салкынрак була.

Казанга килгәч, хисләр ташый. Анда бер Камал театрына бару гына ни тора. Без быел сезон ябылу көнендә “Зәңгәр шәл” спектаклен күрү бәхетенә ирештек. Казанда минем яшьлек елларым, студент чагым узды. Мин укыган чорлар белән, бүгенге Казанны чагыштырсак, башкаланы танып булмый. Бигрәк тә мин яшәгән Павлюхин урамнары тирәсе бик тә аерыла.

Казанда, Чаллыда мине һәм гаиләмне каршы алып кунак итүче безнең яраткан дусларыбыз, коллегаларым һәм туганнарым яши. Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир. Шуңа күрә сагынып ел саен кайтабыз. Туган якларга кайтып, мин үземә рухи азык, көч алып киләмен", ди Гөлүзә.

Юша: “Татар мәчетләрендә татарлык булырга тиеш”

Юша Козакевич - Америкада яшәүче Польша татары. Юша яшүсмер чагына кадәр үзенең татар икәнен белмичә яшәгән. Моның сәбәбе - көчле интеграцияга бирелүдә. Юшаның ата-бабалары Америкага XIX гасыр азагында килеп урнашкан. Шуннан соң милли тамырлар онытыла барган, ләкин Юшаны гаилә тарихы белән кызыксынуы Казанга китергән. Юша Казан кызын гомерлек юлдашы иткән.

Юша Козакевич

Юша Козакевич

“Казанга икенче тапкыр киләм. Хатыным да бу яклардан бит. Туристларның Казан турында фикерләрен ишеткәнем бар. Алар татарларның йортка мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр. Миңа калса, Казанга, үз йортыбызга кебек, зур игътибар белән карау мәслихәт. Бу килүдә өч хыялымны тормышка ашыра алмадым: Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булу, филармонияда Яхин музыкасын ишетү һәм “Шүрәле” балетын күрү.

Польша һәм Казан татарлары бик тә охшаган. Тарих, авыллардагы архитектура, агач мәчетләр, шәмаилләр бер үк төрле.

Татарлар мәчетләрне күп очракта агачтан төзегән. Бүгенге татар мәчетләрендә татарлык булырга тиеш. Татарлар агач мәчетләрне күрсәләр, бәлки милли үзаңнары артып китәр иде. Хәтта кибетләрдә дә гарәп, төрек галимнәре китаплары сатыла. Ләкин ни өчен аларны халыкка чыгарырга - аңламыйм? Бездә шундый көчле дини галимнәр бар: Бигиев, Мәрҗани, Фәхретдин. Безнең өчен барысы да язылган, бары тик аласы да укыйсы. Татарлар үзенә фундамент төзи. Әгәр башка кавем кагыйдәләре белән яшәсәк, әлбәттә, ассимиляция тизрәк барачак”, дип сөйли Юша.

Кадрия: “Казан аша милләтемә гашыйк булдым”

Кадрия Гәрәева – Европа татарларының бер кечкенә генә кыйпылчыгы. Ләкин нәкъ менә аның һәм дусларының тырышлыгы белән быел Ригада I Европа татар яшьләре җыены оештырылды. Кадрия башкалага Бөтендөнья татар яшьләре җыенынан килгәч мөкиббән китә. Эстонияда туып үскәнгә карамастан, Кадрия башкалага еш килә. Быел да гадәттән тайпылмаган.

Кадрия Гәрәева

Кадрия Гәрәева

“Европа илләрендә яшәүче күп татарлар өчен Татарстан тарихи Ватан булып тора. Кемдер башкалага ел саен килә, ә кемдер бер тапкыр да булмаган. Миңа хәзер 23 яшь һәм Казанда 3 тапкыр булдым. Беренче тапкыр балачакта ук булырга туры килде, аннары Бөтендөнья татар яшьләре җыенына чакырылдым. Шул мизгел Казан белән мөнәсәбәтләргә ачыклык кертте. Мин аңа гашыйк булдым, ә Казан аша мин үз халкыма гашыйк булдым. Шул сәфәрдән соң тормышым бик нык үзгәрде: мин Эстонияда татар җәмгыяте эшләре белән шөгыльләнә башладым. Башта мин Европада татарлар турында сөйләп йөрүне артта калганлык белән тиңли идем. Ә хәзер үз тормышымны татар теленнән, гореф-гадәтләреннән башка күз алдына китерә алмыйм. Күп төрле илләрдә, шул исәптән, Казанда да дусларым бар.

Быел Казанга өченче тапкыр гына килүгә карамастан, туган якка барган кебек кайтам. Бу җир кайчандыр минем күңелемдә үз милләтемә мәхәббәт уятты, ә бүгенге көндә бу мәхәббәт арта гына бара һәм ул чиксез”, ди Кадрия.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG